.
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу - страница 21
Татар авылларына гына хас нәрсә түгел бу. Рус һәм башкорт авылларында да байтак булырга туры килде аңа. Чуваш һәм арларның да ничек яшәгәнен күрде, һәммәсенең язмышы уртак. Тел һәм гореф-гадәтләр генә бүтән…
Тоташ борчу, тоташ кайгы һәм сыкрау бу дөньяда. Ничек шул сыкраулардан арындырырга соң кешелекне?.. Туңганнарын – җылытырга, ачларын – туйдырырга, рәнҗетелгәнне— юатырга, кыерсытылганны – якларга… Ничек итеп ярдәм итәргә үзләренә? Ни чаралар күреп бәхетле итәргә һәммә кешеләрне… Юлын, әмәлен белсәң иде икән! Шундый көчкә, тылсымлы гайрәткә ия булса идең икән ул!
Берәүгә дә ярдәм итә алмый Мирсәет. Хәтта укып белем алган, буй җиткергән унтугыз яшьлек егетнең үзен карап үстергән, тәрбияләгән әти-әнисе, энеләре һәм сеңелләренә ярдәм итәргә дә мөмкинлеге булмасын әле… Шул чарасызлыктан изаланып, үзенең көчсезлеген тоеп бәргәләнә иде йөрәк. Ике як яңагын яндырып, күзләреннән яшь тамчылары йөгереште аның. Үзенең елый башлаганын сизгәч тә, берни эшли алмады. Берәүдән дә качасы, яшерәсе юк. Башын артка ташлап, карашын йолдызлы зәңгәр күккә төбәп елады ул. Елады да елады… Гомерендә һичкайчан шулкадәрле онытылып, туарылып елаганы булмагандыр аның башка.
Шул ук елны, әти-әнисе янына кунакка кайткач, ишегалдында утын ярган чакта, хикмәтле бер ачыш ясады ул. Бил язып алган арада, янәшәдә койма аша гына яшәгән күршеләренең ихатасына таба карап тора иде, болдырга, мышык-мышык борынын тартып, җиде-сигез яшьлек малай килеп чыкты. Мирсәет аңардан сорап куйды:
– Күрше… Күрше, дим, нәрсә булды, ни өчен орыштылар үзеңне?
Теге малай җиң очы белән җылык кына әллә күзен, әллә башка бер-бер төшен сыпырып алды да җитдиләнеп калды, өлкән кешегә сәлам бирде:
– Исәнме, мөгаллим абый… Кунакка кайттыңмыни?
– Әйе, – диде Мирсәет. – Менә булышып китим әле дидем…
– Әйбәт булган, – ди теге. Бер дә малай-шалай димәссең, өлкәннәрдән болайрак сөйләшә.
– Кем орышты үзеңне?
– Әти.
– Нәрсә өчен?
– Танага су эчерергә онытылган, мөгаллим абый.
– Ничек шуны онытырга мөмкин, – дигән булып, әтисе сүзен куәтләде Мирсәет.
– Сыерга эчерелгән, бозауга эчерелгән үзе, ә менә тана онытылган. Ашарларына да салдым, асларын да чистарттым югыйсә… Уйнарга ашыгылган…
Барысын, хәтта әти-әнисенең орышуын да дөрес аңлаган малай гаебен төзәтергә җил-җил китеп тә барды.
Мирсәет уйлап куйды: менә шушы күршеләрне генә алыйк. Гомер буе эштән башлары чыкмый. Гаилә башлыгы җәй буена басудан кайтып керми. Йә урманга утынга куалый атын, йә болынга печәнгә төшеп чаба. Хатыны су ташый, җиде-сигез баланың керен юа, өс-башларын хәстәрли, ашарларына пешерә. Бакча һәм өй тирәсендәге тавык та чүпләп бетерә алмаслык мәшәкатьләрендә кул астына керә башлаган уллары, кызлары