Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сират күпере / Мост над адом - Ринат Мухаммадиев страница 22

Сират күпере / Мост над адом - Ринат Мухаммадиев

Скачать книгу

Кыеклардан тамчы тама. Урал таудан агып төшкән гөрләвекләр буенда, кәгазь көймә агызып, малайлар йөгерешә. Каен ботакларында әле яңа гына кайтып төшкән сыерчыклар талпына. Баш очында җылы кояш, чалт аяз көн… Губерна земствосындагы мәшәкатьләреннән аерылып, урам әйләнеп, тимер юл вокзалы тирәләреннән урап кайтырга дип чыккан иде Мирсәет, вокзал янындагы аулак почмакта байтак кына кешеләр җыелып торганын күрде. Кемдер сөйли иде. Үтеп-сүтеп йөрүчеләрдән бер төркем кеше тегене уратып алган да дикъкать белән тыңлый. Сөйләүче үзе күренмәсә дә, кайбер сүзләре ишетелеп-ишетелеп китә. Сирәк-мирәк башкорт сүзләре кыстырып, татарча сөйли иде ул. Мирсәет өчен бу аеруча кызык тоелды. Казан белән хушлашканнан соң күргәне дә, катнашканы да юк иде аның мондый митингларда. Ике уйлап тормыйча, ул да әлеге төркемгә килеп кушылды.

      Әйләнә уртасында таза гәүдәле мәһабәт бер ир-ат басып тора иде. Яше утыздан артык булмас. Яңаклары җәенке, күзләре кысыла төшкән, пәке белән кырылган ялангач баш. Әмма чәче, сакал-мыеклары шомырт кара икәнлеге әллә каян беленеп тора. Өстендә шактый ук таушалган хәрби гимнастёрка, аякларында күн итек. Кәгазь төргәге кысып тоткан уң кулын болгый-болгый, нотык сөйли. Онытылып, мавыгып сөйләгәнгәдер, сүзләре йөгерек, теле телгә йокмый үзенең. Аның аермачык булып ишетелгән беренче җөмләсе үк Мирсәетнең колагын үрә торгызды:

      «Кеше җир йөзен буяп, былчыратып бетерде, табигатьнең ямен, җүнен җибәрде. Җир йөзендә көн күрүче кешеләрнең хәзер бәясе сукыр бер тиен. – Оратор, фикерен расларга теләгәндәй, аяк астына лач итеп төкереп куйды һәм гимнастёрка якасының ике төймәсен ычкындырды. – Якты дөньяда яшим дип йөрүчеләр – ике аяклы паразитлар – язмыш корбаннары гына. Күптән җир йотарга тиеш үзләрен…»

      Очраклы рәвештә генә әлеге төркемгә килеп кушылган Мирсәет калтыранып, чирканып куйды. Үзе кебек бирегә очраклы рәвештә килеп эләккән, поезд көтеп торган авыл агайларын, шәһәргә катык-сөт сатарга килгән җирләреннән үтеп барышлый тукталырга мәҗбүр булган сала карчыкларын кызганды ул. Алар бит моны: «Сөйләгәч – дөресен сөйли торгандыр… Дөнья күргән ир уртасы кеше юкны сөйләмәс», – ди-ди тыңлыйлар һәм, авылга кайткач, һичшиксез, күргән-ишеткәннәрен туган-тумача, күрше-күләнгә җиткерәчәкләр.

      Тыңлап торган җирдән үзенең ничек чәчрәп чыгып сорау биргәнлеген дә абайламый калды Мирсәет:

      – Син кем?.. Мәсләгең ни?! Һәм дә үзең нәрсә тәкъдим итәсең?..

      Әйләнә уртасында басып торган гайрәтле оратор сүзен бүлдерергә җөрьәт итүчегә маңгай аша, куе чем-кара кашлар астыннан сөзеп карады.

      – Мин – анархист, – диде, аннары, бер горурлык белән гәүдәсен турайта төшеп. – Син әле капка астыннан йөргәндә, без инде Питерның үзендә Бишенче ел революциясен ясадык, энекәш. Ирек, азатлык яулап кан түктек… Бүлдермәгез мине! Сүземә тыгылганны өнәмим мин!

      Шактый ук тәкәббер һәм кызу кеше булып чыкты бит әле оратор. Мирсәет хәтта уңайсызланып куйды. Нигә бүлдерәсең инде, энекәш, дигән сыман, бөтенесе аңарга карады… Ә шулай да ул китеп

Скачать книгу