Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сират күпере / Мост над адом - Ринат Мухаммадиев страница 41

Сират күпере / Мост над адом - Ринат Мухаммадиев

Скачать книгу

Баксаң, Сәхипгәрәй гадәти бер кеше икән бит югыйсә. Ялгыз, япа-ялгыз, хәтта халкын да бар дип белмәгән ялгызлыкка дучар. Өстәвенә кунарга урыны да юк. Тик бернәрсә аңлашылмый, ничек итеп ун тәүлек буена теләсә кайда кунып яшәргә мөмкин?! Аның әле, кысан булса да, кайтып башын төртер җире бар. Юлдашын култыклап алды да, бер карарга килеп, үзе урнашкан фатирга юл тотты Мирсәет.

      – Юк-юк, икешәр кеше кертте юк, – дип каршы төште хуҗа кеше. – Берегез генә булганда әле бер хәл иде.

      Мирсәет күп бәхәсләшмәде, ишек катындагы тар сәкегә чак аягында басып торган Сәхипгәрәй Сәетгалиевне яткырды, үзе вокзалга таба юл тотты. Төн җылы, күк аяз. Иртәгесен иртүк аңа Питерга юл тотасы.

      Хушлашмадылар да кебек. Очрашулары нинди булса, аерылулары да шундыйрак килеп чыкты. Кем уйлаган бит аны… Шулай да Мирсәетнең күңелендә ниндидер бер урын алды кебек Сәхипгәрәй Сәетгалиев. Горурлык һәм ялгызлыгы, әле үзе дә анык кына төшенеп бетмәгән социалистик революциягә фанатикларча бирелгәнлеге белән җәлеп итте ул аны.

      VI

      Бәхетле сәгатьләре дә булгандыр гомернең. Авылда үткән балачак… Үлеп гашыйк булу һәм беренче мәхәббәт. Раузаның өзлексез уйнаклап янып торган зәңгәр күзләренә күтәрелеп бер караш ташлау гына да гомеренә җитәрлек дәрт, дәрман өсти сыман иде аңарга… Кызы Рәсидәне кулына алып әлли-бәлли иткән яисә югары күтәреп кош итеп очырткан мизгелләре… Әтисенең муенына сарылган бәхетле сабыйның кеткелдәп көлүләре…

      Әмма ташкын сыман үзенә суырып алган революцион көрәшнең кагыйдәсе кырыс – шәхси мәнфәгатьләр һәм гаилә бәхете турындагы уйлар икенче планга күчеп тора. Мирсәетләр белән дә шулайрак килеп чыкты. Февраль революциясеннән соң алар икесе ике тарафка юл тоталар: ул – Петроградка, ә Рауза Казанга Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары съездына китеп бара. Ут борчасы сыман тик торуның ни икәнлеген белмәгән Рауза да бала тәрбияләү һәм укытучылык эше белән генә чикләнергә теләми.

      Зур вакыйгалар эчендә кайнаган ир белән хатын шулай да әледән-әле очрашырга вакыт таба. Хатларын да озак көттермиләр. Мирсәет Петроград, Мәскәү һәм Казан орбитасында әйләнә. Кызы белән хатынын исә вакытлыча Бакудан Мәскәүгә күчерә…

      Бөтенроссия мөселманнарының Милли Шурасы башкарма комитетында секретарь булып эшләгән Мирсәет өчен шактый катлаулы чор була бу. Аны Питерга чакырып китергән Әхмәт бай Цаликов сул меньшевиклар ягына каера; рус большевиклары белән бәйләнешкә керү турында уйлаганы да юк, һаман милли чикләнгәнлек идеяләренә ябышып ята. Большевиклар белән элемтә эзләгән Солтангалиев, шул рәвешле, ике ут арасында торып кала. Цаликов белән араны өзәр дә иде, әмма әлеге кеше – мөселман халыклары арасында күренекле шәхес, аның элемтәләре иксез-чиксез. Аннары кеше булып та калырга кирәк ич: Цаликов аңарга кул сузган, милли-революцион хәрәкәтнең байтак нечкәлекләренә төшендергән остазы да бит әле.

      Шул көннәрдә очраклы рәвештә Мирсәеткә Гәрәй Кодрачевның, сугыштан качып кайтып, Кырымда революцион оешма туплап йөргәнлеге мәгълүм була. Башкарма комитет исеменнән кичекмәстән чакыру җибәрә ул аңарга.

      Кодрачев

Скачать книгу