Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сират күпере / Мост над адом - Ринат Мухаммадиев страница 37
Әнисенең вафатына да бер ел булып килә икән инде. Кайтырга, баш очында басып торырга иде аның да… Кыр чәчәкләре җыеп кабере өстенә куярга һәм, нишлисең, үксеп-үксеп бер еларга иде. Күңелең тынычланганчы, җаның бушанганчы…
Их, канатлы кош бул идең дә очып кына кайтып кил идең үзләре янына. Юк шул, кеше дигән затка бирелмәгән андый бәхет. Хатыны һәм кызы ерак Бакуда, үзе Мәскәүдә менә. Иртәгесен Питерга юл тотарга туры киләчәк. Анда кем, нинди мәшәкатьләр көтә аны? Белсә дә бер Алла үзе генә беләдер, һични ачык түгел, җиде юл чатында торган чагы шул әле. Гаяз Исхакый да әнә үзенең йөрәккә үткәзеп сөйләгән нотыклары белән күңелне иләс-миләс итеп китте. Болай да төн йокыларын качырган икеләнү, уй-фикерләре тәмам бутала язды. Съездга бит ул, киресенчә, шул икеләнүләренә анык җавап табу, мәсләгендә ныгу уе белән килгән иде. Баксаң, киресенчә килеп чыкты түгелме?.. Социализм идеяләрен туган халкыңа хезмәткә юнәлтеп булмый микәнни соң?..
– Нәрсә, иптәш, урам чатындагы кәкре каенга терәтеп калдырдылармы әллә үзеңне?..
Сискәнеп китте Мирсәет – янәшәсенә ниндидер ир-ат килеп басканын абайламый калган. Үзенә дәшүчегә борылса, ни күрсен әлеге дә баягы съезд ачылган көнне аның касыгын кашып алган ефрейтор икән ләбаса. Шундук таныды ул аны. Тегенең Мирсәетне хәтерләмәвенә гаҗәпләнер урын юк, канәгатьсезлек белдерүе дә арка аша гына иде бит. Өстәвенә ничә көн узган. Көннәре дә нинди бит әле аның!..
Үз уйларына чумган Солтангалиев ни дип җавап кайтарырга белми торган арада, ефрейтор, үз итеп, аның беләгенә кагылды:
– Милләтчеме, әллә социалистмы үзең?
Сорау маңгайга төбәлгән револьвердай килеп чыкты, һич ким түгел.
– Милләтем язмышын кайгыртып яшәргә иде исәп, – диде Мирсәет, ихлас җавап бирергә керешеп. – Социализмга да битараф түгелмен.
– Нәрсә, бүреләрнең тамагы тук, сарыклар да бөтен булсын дип яшәүчемени?..
Бу ефрейтор аңардан сорау алырга җыена түгелме соң?.. Кәефе кырыла язып куйды Мирсәетнең. Шулай да бүген, тәвәккәллеге вә турылыгы беләнме, әлеге ефрейтор беркадәр җәлеп иткән иде аның игътибарын, йөз чөерергә ашыкмады.
– Мин бүреләр һәм сарыклар белән эш итәргә күнекмәгән, ефрейтор иптәш.
Теге шундук ачыклык кертергә ашыкты:
– Ефрейтор Сәетгалиев булам, – диде һәм танышырга теләп кулын сузды.