Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сират күпере / Мост над адом - Ринат Мухаммадиев страница 32
Рәхмәт әйтеп тормады Сталин. Грузин акценты белән мыегы астыннан мыгырданып куйды:
– Барны юк итеп була ул. Юкны бар итеп булмый…
V
Мирсәет Солтангалиевнең шәхси биографияләрендә бөтенләй диярлек искә алынмаган ун көн бар. Ул хакта үзе генә түгел, аның хакында язарга алынучылар да ләм-мим сүз катмый уза, гадәттә. Ун көн – нәрсә ул! диярсез бәлки… Килешәм, айларын, елларын гына түгел, гомерен заяга уздырган затлар да аз түгел…
Әмма игътибардан читтә калып килгән ул көннәрне, 1917 елның 1–11 май көннәрен, Мирсәет язмышында тарихи әһәмияткә ия вакыт аралыгы дип карау хата булмас. Юк, Солтангалиевнең ялкынлы нотык сөйләп йөзләгән-меңләгән эшче-крестьян вәкилләрен авызына каратып торган көннәре түгел бу. Хәрби батырлыклар кылган, революцияне яклап көрәшкә ташланган, җиңүгә ирешкән сәгатьләре дә алда әле…
Димәк, 1917 ел. 1 май иртәсе. Мәскәү. Шәмси Әсәдуллаев йорты. Бөтенроссия мөселманнарының Беренче съезды ачылырга бер сәгать-сәгать ярым вакыт калып бара. Яз. Бөреләрдән яңа җәйнең тәүге яфраклары каш сирпегән мизгел. Кояш нурларында балкыган урам һәм бульварлар халык белән тулган. Мәскәү татарлары, шул рәвешле, илнең төрле төбәкләреннән җыелган кунакларны – съезд делегатларын – милләттәшләрен, дин кардәшләрен каршылый.
Милли һәм сәяси оешмалардан, дини җәмәгатьчелек, мәдәният һәм мәгърифәт әһелләре, аерым төбәктә яшәүче халык вәкиле буларак сайланган делегатлар – барчасы 450–500 дән артмас дип көтелгән булса да, инде теркәлүчеләрнең генә дә гомуми саны 800 дән узып бара. Арада хәрби киемнән килгән солдатлар да шактый күп күренә.
Югары каттагы олы залның ишек һәм тәрәзәләре киереп ачылган. Урындыкларга сыешмаган халык рәт араларына кереп тулган, ишекләрдән бүселеп чыккан. Әсәдуллаев йортының бу кадәр халыкны һәм мондый тамашаны күргәне булмагандыр, билгеле.
Залның ерак бер почмагында, аяк очларына баса-баса, сәхнәгә чыгучы мәртәбәле кунакларны күзәтеп торучы, кыяфәтенә караганда егерме бишләр чамасындагы яшь чырайлы ир-атны монда әлегә танучылар юк диярлек. Делегатлар исемлегендә дә булмас аның исем-фамилиясе. Әле узган төндә генә Бакудан килеп төшеп, таңны бер ялгызы Мәскәү урамнарында арлы-бирле йөреп якынайткан бу кеше – Мирсәет Солтангалиев.
Һәр тарафта бәйрәм рухы, тантана… Ыгы-зыгы, күрешү, тәбрикләшүләр. Ничә гасырлар дәвамында милли кимсетелү һәм хокуксызлыктан башканы белмәгән мөселман халыкларының вәкилләре – кардәшләр – Россиянең үзәгендә, Мәскәү каласында, шулай җыелсыннар инде!.. Кем уйлаган, кемнең хыялына кергән вакыйгалар дисең моны? Инкыйлаб – Февраль революциясе нәтиҗәсе! Шуңадыр татар, азәрбайҗан, башкортны, Кырым һәм Уралдан, Төркестаннан килгән делегатларны – һәммәсен тантана рухы берләштерә. Милли аерымлыклар онытылган, гүя ки гомумән юк алар. Туганлык, кардәшлек рухы тантана итә