Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сират күпере / Мост над адом - Ринат Мухаммадиев страница 27

Сират күпере / Мост над адом - Ринат Мухаммадиев

Скачать книгу

өлгерттеләр. Мөрәҗәгатьне Мирсәет белән Кодрачев язган иде. Татар һәм башкорт мужикларының колагын торгызырдай булсын дип яздылар. Тагы да шулай дәвам итсә, мәктәпләрдә балаларыгызны чукындыра башлаячаклар дип куркытып яздылар.

      Мөрәҗәгать басылган листовкалар, конвертларга тыгылып, хат рәвешендә авыл мөгаллимнәренә, муллаларга таратылды.

      Нәтиҗә көтелгәннән күп мәртәбәләр шәп килеп чыкты. Уфа губернасының төрле өязләрендә дистәләгән-йөзләгән татар һәм башкорт авылларында бер-бер артлы бунтлар күтәрелде, халык чуалышлары башланды. Оешып алган мужиклар, яше-карты патша куштаннарын авылдан сөреп чыгарырга кереште. Ул көннәрдә шушы хактагы хәбәрләр Уфа, Оренбург һәм Казан гәҗитләрендә тулып торды. Чуалышларның кайтавазы Мәскәү һәм Петербургка да барып җитте.

      Уфадагы инспекторлар куылган «укытучылар» урынына яңаларын җибәреп карый. Бер оешып алган авыл халкы боларын инде бөтенләй якын җибәрми, кире куа. Жандармнар озата килсә, ата-ана мәктәпкә балаларын җибәрми.

      Икенче бер листовкада, авыл халкының диндарлыгыннан файдаланып, хөкүмәт түрәләрен «Коръән» не бозып нәшер кылуда гаепләделәр. Ә өченче юлы татар-башкорт солдатларын патшага хезмәт итүдән баш тартырга, коралларын ташлап, авылларына әйләнеп кайтырга өндәделәр. Эстәрлетамак, Бөре һәм Бәләбәйдә солдатлар баш күтәрүгә кадәр барып җитте. Ахыры хәерле булмады, кызганычка каршы, Эстәрлетамактагы чуалышлар вакытында берничә татар солдаты атып үтерелде.

      Тора-бара рухы белән анархистлыкка йөз тоткан бу оешманың бүлекчәләре байтак өязләрдә тамыр җибәрде. Шәкертләр, авыл яшьләре күтәреп алды аны.

      Әмма Беренче бөтендөнья сугышы, башланып, эшне ярты юлда өзеп калдырды. Гәрәй Кодрачевны сугышка озаталар. Аның артыннан ук Вәлиев һәм Уралбаев хәрби хезмәткә алына. Богданов, кулына корал тотудан баш тартып, Урал тауларына кача. Мирсәетне исә, урыс теле укытуын искә алып, мәҗбүри рәвештә авыл мәгарифен «алга җибәрергә» юллыйлар.

      Зур кыенлыклар белән генә оешкан революцион оешма, әнә шул рәвешле, гел көтмәгәндә таркалып куя.

      IV

      Язмышларын бәйләргә вәгъдәләшкән Мирсәет белән Рауза Уфа өязенең Шәрип авылында балалар укытырга керешәләр. Авылда сәламәт ир-ат юк дип әйтерлек. Берәүләрнең үлгән хәбәрләре килә, икенчеләре, аяк-кулларын өздереп кайтып, сугышны каһәрли-каһәрли дөнья көтә башлый: печән һәм утын әзерли, тамак ягын кайгырта. Синең революция, яңа тормыш, азатлык хакындагы сүзләрең әллә бар, әллә юк алар өчен. Борчу-хәсрәт һәм кайгыдан башлары арынмаган авыл кешесенең балаларына белем бирүдән дә гаме китеп, гайрәте чигеп торган көннәр. Мәктәп янындагы череп беткән иске алачыкта никахлашып ир белән хатын булып яши башлаган яшь пар – Мирсәет белән Рауза өчен дә 1914 елның кышы озын һәм салкын була.

      Рауза белән бер-берен аңлап, яратышып яшиләр. Кызлары туып, аңарга Рәсидә дип исем кушалар. Әмма гаилә иминлеге, гаилә бәхете белән генә канәгатьләнеп яши алмый Мирсәет, әле анда сугылырга, әле монда бәрелергә керешә һәм көннәрнең берендә,

Скачать книгу