Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сират күпере / Мост над адом - Ринат Мухаммадиев страница 35
Зәки Вәлиди – минем күптәнге танышым. Үзен Оренбурда дип ишетеп белә идем. Хак икән. Оренбург суы килешкән үзенә – калынаеп киткән. Аның мөхтәрәм зат булып җитлегүенә чиксез куандым.
Зәки Вәлиди: Мин дә җир йөзендә мөселман дип аталган халык бар дип белмим. Мөселман дине тоткан халыкларның тел вә мәдәният берлегенә омтылуы – гайре табигый күренеш. Чөнки моңарга административ юл белән ирешү мөмкин булмаячак һәм соң чиктә андый бергәлеккә ихтыяҗ да күрмимен… Гомумән, үз милләтен үзгәртергә, башка милләткә күчкән яисә күчәргә әзер кешеләрне мин җәмгыятьнең иң тотрыксыз һәм ышанычсыз әгъзалары дип беләм… Ата-ананы сайлап алу хокукы булмаганы кебек, адәми зат ана теленнән һәм үз милләтеннән дә ваз кичә алмый…
Һади Максуди: Россиянең эчке дәүләт төзелеше турында фикерләрне белү теләге илә без 200 сораулык тараткан идек. Алынган җавапларның 150 сендә милли-культура автономиясе төзү кирәклеге куела, 34 ендә федерация таләп ителә, 16 иптәш бердәм-парламентар республика төзелүен кулай күрә…
Фатих Кәрими: Төркилекнең туган җире – Төркестан. Төркиләрнең бу бишеге безнең кулда калдырылырга тиеш. Әгәр дә мәгәр без милләтебез сафлыгын, телебез, гореф-гадәтләребез сафлыгын кадерле күрәбез икән, ул очракта үзебезгә федератив дәүләтчелек таләп итәргә тиешбез… Федерация булмаган тәкъдирдә, Төркестанга күпләп-күпләп руслар киләчәк. Ул очракта инде Төркестанны Тамбов губернасыннан аеру җиңел булмастыр, – дип уйлыйм…
Фатыйма Коләхмәтова: Федерацияне кайберәүләр без – хатын-кызлар өчен оҗмах булачак дип кенә әйтмәделәр. Әмма ул оҗмах дигәнегез тәмуг булмагае дип шикләнәм. Шуңа күрә дә мин, төрки хатын-кызларның азатлыгы өчен көрәшүче буларак, федерация дигәнегезгә каршы тавыш бирәчәкмен. (Бу ханым авызы ни дигәнен колагы белән ишетмәде кебек. Аңлашылды: күренергә менгән, үзен күрсәтергә. Хатын-кыз буларак, сөбханалла икән үзе.)
Абдулла Сөләймани (Эчке Россия мөселманнарының диния нәзарәте исеменнән): Әгәр дә мәгәр без автономияләргә бүленеп бетсәк, рухи вә дини бәйләнешләребезгә зыян киләчәк дип әйтүчеләр булды. Дин-ислам әһеле буларак искәртәм: рухи вә дини бәйләнеш – йөрәк эше, мөхтәрәм кардәшләр, җирсү аерымлыгы гына киртә була алмый рухи бергәлеккә.
Шушы урында Мирсәет Солтангалиевнең куен дәфтәренә теркәлгән язмалары тәмамлана. Күрәсең, вакыйгалар барышын теркәп бару мөмкинлеге 4 нче майдан башлап янә чикләнгән булса кирәк. Әмма аның съездда сугышка мөнәсәбәт (Әхмәт Цаликов доклады буенча), мәгариф мәсьәләләре (Гомәр Терегулов), дин мәсьәләсе (Сәетгәрәй Алкин һәм Кашшаф Тәрҗемани докладлары буенча), җир мәсьәләсе (Шакир Мөхәммәдъяров), хатын-кызлар мәсьәләсе (Фатыйма