Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сират күпере / Мост над адом - Ринат Мухаммадиев страница 33
Изге аһәң тәмамланды, тынды. Ниһаять, залга җан керде, кешеләргә сулыш кайтты. Мәҗлес түрендә утырган мәһабәт ир-ат кереш сүз сөйләргә тотынды. Тавышы көр, сүзләре саллы. Идел төркиенә – татар теленә сусап кайткан Мирсәет, мавыгып китеп, күңеленнән аның сүзләрен кабатларга керешкән иде… онытылып кителгән…
Терсәк белән касыгына төртеп куймасыннармы шунда. Үзеннән алда басып торган хәрби киемленең канәгатьсезлек белдерүе икән:
– Дөнья бу, шәкерт, уян… Муенга менеп атлана яздың ич…
Тыңлый торгач, артыграк бирелеп киткән, ахрысы, үзеннән алдагы хәрбигә сөялгән икән. Күршесенең дорфалыгыннан тетрәнеп куйды ул, хыял канатларында очып барган җиреннән шапылдап җиргә килеп төшкәндәй хис итте. Шуңаргадыр җавабы да көйле килеп чыкмады:
– Гафу итегез, солдат әфәнде, – диде ул, кәефе кырылып.
Солдатка исә «әфәнде» сүзе дә җитә калды.
– «Әфәнде» гезне башка очракка калдырырга киңәш итәм, – диде ул аңа, яртылаш борыла төшеп. Мирсәет аның чандыр йөзен, почык борынын абайларга өлгерде. – РСДРП әгъзасы Сәетгалиев иптәш диеп белегез. Һәм дә тагы – ефрейторны солдаттан аера белмәү бизәми үзегезне, шәкерт иптәш!
Ефрейтор Сәетгалиевнең һәр сүзеннән ниндидер бер вәкарь, үзен өстен, хәтта өлкәнгәрәк куеп сөйләшергә тырышу сизелеп тора иде. Бераз буй да биреп җибәрсәң үзенә… Чамасын белеп туктатмасаң, мондыйлар генералга кадәр үсә. Мирсәеткә «шәкерт» дип дәшүе дә үзен өстенгәрәк куярга теләвеннән. Ә чынлыкта Мирсәеткә абзый дип дәшәргә тиешле көзге чебеш кенә югыйсә үзе. Сүз куертып торуны кирәк тапмады Солтангалиев.
Әллә аларның мөнәсәбәт ачыклавына эче пошып, әллә үзалдына соклануы булды, өлкән яшьләрдәге бер агай шунда пышылдап куйды:
– Муса Ярулла Биги әфәнде… ай-һай мәһабәт тә кеше икән…
Ефрейтордан читкәрәк тайпылырга омтылды Мирсәет. Әмма рәт араларына шыплап тулган халык аны янә тегенең аркасына китереп кысты. Була бит шундый кешеләр – беренче хәрәкәте, беренче ым кагуы белән үк канга тоз салалар. Бер мәртәбә урының янәшә туры килсә, бер тапкыр юлың тап булса, гомер буе аңардан качсаң, читләшсәң дә, язмыш үзенекен итә – гел очраштырып тора сине. Ефрейтор Сәетгалиев белән дә Мирсәетнең гомер юлы бер генә мәртәбә кисешмәячәк әле…
Ике яшь әтәч мөнәсәбәт ачыклап торган арада, Муса Бигиев нотыгын тәмамлап өлгергән иде инде. Мәгърифәтле кеше, дин һәм тарих өлкәсендә күп хезмәтләр кылган галим дип белә иде аны Мирсәет. Кызганыч, дикъкать белән тыңлый алмады.
Әхмәт Цаликовның азатлык өчен башын салган каһарманнарны искә алып әйтелгән сүзләреннән соң залдагылар, сүз берләшкәндәй, аягүрә торып басты.
Съездны алып бару өчен, президиум сайладылар: Ибраһим Әхтәмов, Гаяз Исхакый, Әхмәт Цаликов, Хәлил Дусмөхәммәдов, Алимәрдән Топчибашев, Фатих Кәрими, Гобәйдулла Ходжаев, Сәлимә Якупова,