Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов страница 43
Сибгатуллин. Әйе… (Кеше хәленә кергәндәй.) Нигә син үзең дә нервланасың и безне дә аптыратасың?..
Нәфис. Ничек? Мин моны аңлап бетермим. (Пауза.) Ярар, сезгә мине увольнять итәргә куштылар, ди. Әлбәттә, чит кул белән күмер чүпләү яхшырак. Ләкин сез үз фикерегезне әйтә белергә тиештер бит. Сез мине яхшырак беләсез.
Сибгатуллин (кабынып). Мин әйтсәм үз фикеремне, Нәфис абый, Ишкәев сиңа Тукбаев түгел! Синең белән сөйләшеп тә булмый, бөтенесен кирегә борып куясың.
Нәфис. Нәрсәне кирегә борганым бар?
Сибгатуллин (тавышын күтәреп). Мин – урынбасар!.. Всего..
Нәфис. Беләм. Шуннан?
Сибгатуллин. Мин урынбасар, минем дә синеке шикелле гаиләм бар… Ә син монда йөрисең, туда-сюда, килеп-китеп.
Нәфис. Ничек? Туда-сюда килеп-китеп түгел, мин эшләп йөрим.
Сибгатуллин. Нәрсә эшлисең соң син? Кая соң бу атнада бастырган газетаң?
Нәфис. Газета чыккан…
Сибгатуллин. Кая ул? Кая?
Нәфис дипломатыннан яңа басылган газета номерларын чыгара, өстәлгә куя.
Нәфис. Менә алар, хәтта буяулары да кибеп җитмәгән.
Сибгатуллин. Халыкка таралдымы соң бу газеталарың?
Нәфис. Юк. Казан типографиясе складында яталар.
Сибгатуллин. Ник?
Нәфис. Районнан акча күчерелмәгәч бирмәделәр.
Сибгатуллин. Халыкка акча күчерелми дип әйтеп булмый бит, алар сезнең газетаны чыкмый дип әйтәләр.
Нәфис (иңен кагып). Мин нишли алам?! Миннән тормый. Мин дә халыкка хакимият газетаны бастыртырга акча күчерми дип кычкырып йөри алмыйм бит. Мин һәр газета номерын кулыгызга тоттырып барам.
Сибгатуллин (чыраен сытып). Мин сиңа әйттем, русским языком, булачак түгел ул…
Нәфис. Нәрсә булачак түгел?
Сибгатуллин. Әгәр редактор хакимият белән бер-берсен аңламыйлар икән, без, хакимият, синең редактор булып эшләвеңне теләмибез. Аңлыйсыңмы шуны?
Нәфис. Юк, аңламыйм. Ни өчен мин эшләмәскә тиеш?
Сибгатуллин. Сәбәпләре бик күп…
Нәфис. Юк, мин яңа башлыкка, Динар Хамаевичка ошамаган өчен генәме? Моңарчы яраган, хәзер юкмы?
Сибгатуллин (басыла төшеп). Алай түгел.
Нәфис. Алайса, кем? Нинди сәбәп?
Сибгатуллин. Әхлаксызлык бит инде…
Нәфис. Әхлаксыз? Нәрсә, мин берәрсен көчләгәнме, исереп аунап йөргәнме яки урлаганмы?
Сибгатуллин. Синең эшеңне прокуратура карады.
Нәфис. Әйе. Динар Хамаевичның «гаебен табыгыз!..» дип махсус кушуы буенча. Шуннан нинди гаеп тапкан?
Сибгатуллин (телефон шалтырый, трубканы алып). Сибгатуллин тыңлый. Ә-ә. Сәлам, сәлам. Да. Да. Сарык ите? Шашлыкка кирәк булачак. Иртәгә. Тәк, иртәгә иртә белән шалтыратам. Сөйләштек… (Трубканы куя, тынычлана төшеп.) Нәфис абый! Мин сине яхшы аңлыйм, Динар Хамаевич та хаклы түгел инде. Миңа сине бер атна эчендә эшеңнән азат итәргә кирәк. (Пауза. Фикерен үзгәртә.) Юк, ул аны эштән чыгар дип