Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов страница 41

Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов

Скачать книгу

да көнләшергә калдымы? Мин күп нәрсәне беләм һәм сизәм. Тик… Аңа карап барыбер төзәтә алмыйм бит үзеңне. Нәфесең туймый, һаман үзең «уҗымга» чыгасың бит. Тапкан көнләшер кеше.

      Тукбаев. Ярар, ярар, дим. Ялгыш ычкынган сүзгә бәйләнмә.

      Иркә. Бер дә ялгыш ычкынмый… Ну, и что үбешкән, кочышкан, шуның белән беткән. Мин сиңа аның баласын ияртеп килмәгән бит.

      Тукбаев. Бетте, бетте инде. Кызма. Оныт, әйдә, моны тотып куй әле. (Шампан тәкъдим итә.) Мин дә эчәм… (Иркә ачуын басарга теләгәндәй эчеп бетереп куя.) Синең йөреш…

      Иркә. Минеке булса шул… Сиңа – мат!..

      Тукбаев. Мат икән мат… (Тышкы яктагы тавышка колак салгандай.) Тукта әле, эт өргән күк булып китте. «Барс»ны ашаттылармы бүген? Ач түгелдер бит ул.

      Иркә. Нишләп ач булсын ул. «Чуртан»ыңның каравылчысы Кәрим аны ашханәдән калган ризыклар белән туйдырып китте.

      Тукбаев (ачу белән). Тукта әле, нигә син Әхәт Хәбировичны «Чуртан» да «Чуртан» дип атыйсың? Кешене шулай мыскыл итәләрмени? Ул – безнең райпо рәисе. Оныт ул гадәтеңне…

      Иркә. Мин кеше әйткәнгә генә әйтәм ич.

      Тукбаев. Оныт ул сүзне…

      Иркә үпкәләп китеп бара. Ялгыз калган Тукбаев, кесә телефонын чыгарып, номер җыя.

      Тукбаев. Алло! Динар Хамаевич! Бу мин әле. Минем яңа эт оясын шушы көннәрдә ясап бетерәсе иде бит. «Сельхозтехника» начальнигы Салих Сәләхиевич тоткарлый? Ничек? Вәгъдә биргәндер бит. Тимер уголоклар, калай табалмый? Ничек ди? «Ул эт оясына бер йорт түбәсенә җитәрлек калай кирәк булачак» ди? Ну и что? Тапсын! Аның эше шул… Тыңламый икән, чарасын күр, табылыр кеше. Ә-ә? Давай, бу мәсьәләне иртәгә ачыклап бетерик… (Канәгатьсезлек белән телефонын өзә.) Вәт тинтәкләр, «Барс»ка бер иркен генә оя да кора алмасыннар инде. Әле берсенә, әле икенчесенә ышанганнар. Минем «Барс»та кеше акыллары бар, нәселле эт ул! Мин аны Австралиядән алып кайттым. Бер елда бозау кадәрле булып үсте. Бер каптырып алса ычкынырмын димә! Шушындый йорт-дәүләтеңнең сакчысы булган эткә оя да кора алмасыннар инде. «Барс»ка аерым игътибар, яхшы шартлар кирәк… (Уйланып тора, аннан әкрен генә Иркә бүлмәсенә юнәлә.)

      Ут сүнә, сәхнә үзгәрә.

      Ут янганда, Тукбаев үзенең эш кабинетында утырып тора. Кәефе шәп, йөзендә куаныч. Ул кәнәфиендә бер киерелә, бер языла. Алтын кош тоткандай учын учка уа.

      Тукбаев. Районда кем юктан бар ясый? Кем, бер ишектән кусалар, икенчесенә барып керә, түрәләрне җайлап, көйләп акча таба? Рәсим абзаң!.. Таптык бит, пәһлеван гәүдәле «Россельмаш» директоры Пётр Анатольевичны да, «Старый Казань» белән сыйлый торгач, мунчада җебеттек. Байтирәккә «Дон» комбайннарын кайтартырга дип кодрәтле имзасын салдымы? Салды. Бу заманда эшләп кенә баеп булмый. Акчаң булсын, акча үз эшен эшли… Һәм ул акчалар бер кемнең дә кесәсеннән төшеп калмый. Аның өчен тырмашып чабарга, һәр эшне вакытында «пешерә» белергә кирәк. Ә бу Рәсим пешерә. Ул матбугат министры Сәет Әскәровичны да «сындырды». Байтирәктә типография төзү өчен, акча бирмәскә тырышкан иде, имза хакына фәлән сум дип, авызын каплагач, пожалоста!.. Чынлыкта кирәкме соң безгә типография төзү? Хәзер газетаны калада үзәкләштерелгән типографиядә дә бастырып була…

Скачать книгу