Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов страница 37

Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов

Скачать книгу

итәгенә ут капкандай, тизрәк җавабын бирергә ашыга.

      Алия. Аллам сакласын! Юк, кермим, Рәсим Юлаевич. Нигә анда кереп торырга? Хаҗәте юк аның… Сез бик белеп әйтәсез, сүзләрегез алтынга тиң… Юк, мин кабинага кереп тормыйм.

      Тукбаев. Менә рәхмәт… Әле син кермәү генә әйбәт түгел ул, сезнең белән бер кеше дә кермәсә, ул чагында безнең район күрсәткечләре яшел чыгар…

      Тукбаев фикерләре белән килешмәгән урынбасар Фаил Минһаҗевичның чырае сытыла.

      Фаил. Сайлау алай булмый бит инде ул, Рәсим Юлаевич…

      Тукбаев. Юк, Фаил Минһаҗевич, менә син кара әле. Анда, өстәлләр артында, егерме кеше утыра. Әйе, менә мин кабинага кереп тормыйм. Исбатлар өчен, бюллетеньне алам да бөтен кеше алдында теге коммунистны сызып куям да урнага ташлыйм. (Карашын калганнарга күчерә.) Кем шикләнә, шул кабинага керә. Шуңа күрә өченче числода ачык уен уйнаячакбыз, телевизордан карап, күзәтеп торачакбыз. Кем керде, кем кермәде? Кергән кешегә сорау билгесе, зур тамга куела… Әнә «великий» редактор керсен…

      Нәфис. Рәхмәт хөрмәтегез өчен, бу кадәрле тырышлыкларыгыз бушка китмәс инде…

      Тукбаев. Наил Минһаҗевич! Сайлауларда чтобы Эльс Елесев прошёл… (Җитәкчеләргә.) Районда мы пока творим. Шулай булгач, әгәр сәяси корбаннар буласыгыз килмәсә уйлагыз… Халыкка матур итеп аңлатыгыз. Монда мин кычкырган кебек түгел. Аларны эштән алам дип тә куркытып булмый… Аңлаган кешегә аңларлык булгандыр… Аннары, Фаил Минһаҗевич, акча мәсьәләсен карап бетер. Службаларга чык. Сайлау технологиясен аңлат, информация плакатларын кара, дежур булдыр. Хокук саклау органнарына чык! Һәркем үз урынында булсын!.. (Җитәкчеләргә.) Җәмәгать! Мин сөйләгәннәр аңлаган кешегә аңларлык булгандыр. Соңгы сүзем шул: сайлауларны на уровне уздырыйк, минем сүзем бетте.

      Тукбаев һәм Сибгатуллин сәхнәдән чыга, сәхнә ябыла.

      Пәрдә.

      Алтынчы күренеш

      Нәфис шәһәр фатирында. Йокыдан торып, диванда утыра. Кәефсез. Кайтып кергән хатыны аңа гаҗәпсенеп кала.

      Сәрия. Сиңа нәрсә булды? Балтасы суга төшкән кеше кебек утырасың.

      Нәфис. Соңгы вакытларда начар йоклыйм. Әллә янымда син булмаганга, әллә Байтирәктәге щитовой йортның ДСП плиталарыннан аңкыган фенол исләре башны әйләндерә? Куркып-куркып уянам. Яман төшләр күрәм.

      Сәрия. Төшеңә кемнәр керә? Уеңнан чыкмаган хатыннарыңмы?

      Нәфис. Синең һаман шул инде. Көнләшү. Булмаганны…

      Сәрия. Төшеңә нәрсә керә соң?

      Нәфис. Аждаһа елан.

      Сәрия. Минме инде ул?

      Нәфис. Юк ла… Өндәге кебек каршыга чыга да кешечә сөйләшә башлый. Куркыныч.

      Сәрия. Әй, төшкә нәрсә генә керми инде ул.

      Нәфис. Берсендә шулай көчле агымлы суда агып барам. Дулкыннар мине йомычкадай әле уңга, әле сулга кага. Ярга чыга алмыйм. Ярда кешеләр. Кайберләре мине мыскыллап көлә: «Төштеңме суга, шул кирәк сиңа?»

Скачать книгу