Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов страница 35
Нәфис (үзалдына). Алдыгыз шул, алдыгыз. Әле дә ала торасыз… Буразнага бөкресен бөккән колхозчыга хезмәт хакы түли алмасак та. Җәяү йөргән мөхәррирең яныннан да «Мерседес»та туктамый гына выжт итеп узып китәсез. Нишлисең, «демократия»…
Тукбаев. Юганов килсә, ул машиналар беркемдә дә калмаячак. Шулай бит, Алия Тутаевна?
Купшыланып утырган Байтирәк авыл Советы рәисе Алия, үзенә игътибарны зур дәрәҗә санап, торып ук баса.
Алия. Бик дөрес әйтәсез, Рәсим Юлаевич. Мин сезнең фикерләрегез белән йөз дә ун процентка килешәм… Хак сүзгә җавап юк, диләр. Сүзләрегез алтын, бик тә үтемле аңлатасыз…
Тукбаев (бераз канәгать кала төшеп). Ирешкәннәрне бетерергә калгач, бер атна җитә ул… Аннары күтәреп йөрерсез акчагызны, «бер шешә аракыга малайны өйләндерәм» дип. Атналар буе чиратта торырсыз. Тордык бит, шуларны сагынасызмы?.. Аңлагыз, тагын коммунистлар килсә, бер ун елдан мәчет тә калмаячак. Күпме татар, мөселман баласын сөннәткә утырта алмый азапланды. Болар күңелле әйбер түгел. Шул көннәрне сагынасызмы? Аңлагыз, болар миңа кирәк түгел, мин «коммунизм» чорында да начар яшәмәдем…
Нәфис (үз-үзенә). Ярашкан бай начар яшимени ул?..
Тукбаев. Аңлагыз, власть җиңелми ул!.. Власть – Елесевта! Ул җиңелмәячәк! Әгәр без аны сайламасак, безнең республика рейтингы төшәчәк. Сайлау нәтиҗәләрен карыйлар да беләләр: кем кызыл зонада, кем яшелдә? Моны өстәгеләр күрә. Кызыл зонага эләгәсегез киләме? (Пауза, дәшүче юк.) Без чак кына кызыл зонадан чыктык. Сез бүген кызыл зонада йөргән булыр идегез… «Коммунизм» чорында двигательсез УАЗлар сатып алдык. Тегесе-монысы булмады. Үзебез, тормышыбыз яхшы, дидек. Ә чынлыкта яхшы яшәдекме соң? Кем «демократия»гә каршы, ул монда утырып торырга тиеш түгел. Без монда Чәчәк апаны чакырмадык. Аларның коммунистлар партиясе бар, бүтән урында җыела торган…
Тукбаев роно мөдиренә төбәлә.
Ярми Хәмитович! Теге «атказанган» Расихыңа әйт, махмырдан айнысын. Ул сәгать тугызга кадәр йоклап, аннары дәрескә кереп чыккан булып, селкенеп йөреп кенә булмый. Аңа «глава» акча