Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов страница 31
Хамай. Юк, миңа хәзер ат та, берни дә кирәкми… Зинһар, тимәгез миңа?
Хәйбул. Мин сиңа тимим, кагылырга җирәнәм. Син, хәсис, үз-үзеңне хөкем кыл…
Хамай (көттереп). Ничек?
Хәйбул. Анысы синең эш… Синең ише кабахәт җанны ничек җир күтәреп йөрергә тиеш? Юк, юк! Син – корбан! Намусың корбаны…
Хамай. Мин… мин… Гөнаһыннан куркам…
Хәйбул. Син – ерткыч… Җинаятьләр кылганда ник гөнаһыннан курыкмадың? 1924 елны абыем гаиләсен тереләй күмдергәндә дә, сугыштан кайткач, мине гаепсезгә төрмәгә утыртканда да…
Хамай (пауза). Ялгышлык булган…
Хәйбул. Ялгышлык?! Мондый ялгышлыкны кичереп булмый…
Хамай. Миңа нишләргә соң? (Пауза.)
Хәйбул. Шәһит кит… (Чыбыркысын шартлата һәм китеп бара.)
Хамай (тынып калып). Ул явыз Хәйбул тагын монда ничек килеп чыккан? Мин аны, янап, куркытып йөргәне өчен, ун елга төрмәгә утырткан идем. Әллә ул төрмәдән качканмы? Аны тагын төрмәгә утыртырга кирәк. Ул мине… үтерәчәк…
Саташкан Хамай бүлмәсенә Хәтирә килеп керә. Аның өстәленә чәй, ризыклар куеп, сүзсез генә чыгып китә. Аны сагышлы моң озатып кала
Пәрдә.
Дүртенче күренеш
Нәфис туган авылына кайтып бара. Ул, «Казна күле» турына килеп җиткәч, анда кемнеңдер кармак салып утырганын күреп, янына бара.
Нәфис (танып). Һашим абый ич бу. Әйе, әйе. Гомер буе колхоз рәисе булып эшләгән Һашим абый. (Янына килеп туктый.) Исәнмесез, Һашим абый!
Һашим. Исәнмесез. Кунакка кайтып киләсеңме?
Нәфис. Әйе. Авылны күреп китим, дигән идем.
Һашим. Ярый, ярый… Акъяр әлегә үз урынында, таралып бетмәгән.
Нәфис. Таралмасын инде.
Һашим. Без эшләгәндә таралмады. Хәзер кулдан кулга күчеп, инвесторларга сатыла башлагач, тотрыклыгын җуйды. (Пауза.) Авыл хәзер, без эшләгәндәге кебек, миллионер колхоз түгел. (Кармагын тартып карый.) Дөньялар үзгәрде.
Нәфис. Шулайрак шул… Ярар, үзегез ни хәлләрдә яшисез? Балык эләгәме?
Һашим. Безнең хәлләр күл буенда кармак салып утырырга гына калды инде. Күпмегә барыр… Әлегә шушы чиста калган күлдә бераз балык эләккәнгә сөенәбез. Бер ике табалык булды.
Нәфис. Алай эләккәч, ярый инде ул.
Һашим. Булганы җитә… (Нәфискә борылып.) Газетада эшләп буламы соң?
Нәфис. Була.
Һашим. Байтирәкне мактый-мактый алга чыгарасың инде.
Нәфис. Кем белә инде… Мактасаң тимиләр, тәнкыйтьләсәң сүгәләр…
Һашим. Һе-е. Заманасы шулай…
Нәфис. Һашим абый! Менә сез күп еллар колхозда рәис булып эшләгән кеше. Хәзерге көндә иген күрсәткечләрен арттырып күрсәтергә тырышучылар бар. Сез шушы нәрсәгә