Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов страница 34
Нәфис. Бу сатылудан, яраклашудан котылып булмыймы? Кайчан да кайчан без кулыбызга эләккән балыкны кире җибәрүдән туктарбыз?!
Һашим. Өстән әмерне кем ничек бирә бит? Милләтләргә тигез караш тудырылса, бәлки… Вакыт күпме инде?
Нәфис. Унберенче ярты.
Һашим. Миңа да кайтыр вакыт җиткән. Хәзер бергә китәрбез, машинаны тегендәрәк, яр читендә калдырган идем…
Һашим белән Нәфис җыенып китәләр, пәрдә ябыла.
Бишенче күренеш
Район хакимияте башлыгы үз бүлмәсендә сайлау алды уңаеннан хуҗалык җитәкчеләренә күрсәтмәләрен җиткерә. Рәсим Юлаевич өстәл артында урынбасары Сибгатуллин белән янәшә утырган. Сәхнә читендәге урындыкларда хуҗалык рәисләре дә бар. Бер читтәрәк район газетасы мөхәррире Нәфис тә кулына блокнотын тотып утырган.
Тукбаев (басып). Җәмәгать! Мин бу чыгышка өч көн әзерләндем, репетиция ясадым… Әгәр дә кем дә кем бу сайлауларда Эльс Елесевка каршы тавыш бирә, димәк, ул кеше безнең Байтирәк районын яратмый. Безнең район – ил масштабында бер бөртек кенә. Шуңа да карамастан безгә йөзебезне кызартырга ярамый, әйткәнне үтәргә кирәк. Өстә безнең район өчен тырышалармы? Тырышалар. Акчасын бирәләрме? Бирәләр. Министрлыклардан да, экология фондыннан да, тегеннән дә, моннан да. Безне бер җирдән дә борып кайтармыйлар. Моны сезгә аңларга кирәк. Минем берегезгә дә каршы килгәнем булмады. Ә сез узган сайлауларда миңа каршы килдегез. Моңарчы булган аракы чиратларын, бер кап чәйне икегә бүлгән көннәрне онытсагыз, коммунистлардан Югановны сайлагыз… Үзгәртеп кору вакытында кем начар яши башлады? Аңлагыз… Чәчәк апа тик ятмый, ул – коммунистлар партиясенең ышанычлы вәкиле. Узган сайлауларда монда утырган кешеләрнең барысын да сыртына салды. Юкса ул хаклы да түгел… Эльс Елесевка альтернатива юк! Исемлектә ике кандидатура бара: Юганов һәм Елесев. Сүз Елесевны сайлау турында гына бармый, демократияне сайлыйбыз!.. Кем коммунистлар яклы, рәхим итеп, Югановны сайлагыз! Ләкин миңа кыю итеп әйтегез. Чәчәк апа әйтте бит. «Я – за Юганова!» – диде. Басыгыз да әйтегез. Ул чагында сез минем командада була алмыйсыз… Мин кистереп әйтәм: «Мин – демократия өчен!»
Нәфис (үз-үзенә). Димәк, Тукбаев өстән катгый күрсәтмә алган. Ул Хан Баевич йөкләмәсен ничек үтәргә тырышмасын инде?
Тукбаев (тавышын күтәрә төшеп). Йокласагыз булмый. Узган сайлауларда милиционерлар пистолетларын тотып йоклады. Мин аларны сәгать өчтән торып уяттым. (Пауза.) Чәчәк апа ишеләр йокламый. Алар һәр ишекне кагалар, керәләр, аңлаталар. Антипропаганда алып баралар! Алар бер кесә борчак өчен утырткан көннәрне онытканнар. Безнең авылның амбар мөдире Ширин абый бар иде. Ул: «Ашлыкны кесәләренә яшермәделәр микән?» – дип, хәтта хатын-кызларның бөтен җирләрен дә капшап карый иде. Ә безгә, амбарга керсәң, сыртыңа таяк төшә. Шуларны сагындыгызмы? Эльс