Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…. Акмулла
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов… - Акмулла страница 19
84
Нә микъдарым – нинди өлешем-күләмем.
85
Ноксаныма икърарым – җитешсезлегемә дәлилем.
86
«Фә-әйнә тәзһәбунә?»дән әхбарым – «Кая барасыз әле?»дән хәбәрем, ягъни башкаларга юл бирү, итагать иясе булу кирәклек күздә тотыла. (Монда сүз Сөләйман пәйгамбәрнең хәтта кырмыскаларга да, хәл белешеп, кая барасыз әле дип юл биргәнлеге хакында бара.)
87
Артка төштек – иярдек.
88
Ләфыз атса – сүз атса.
89
Мөбһәм ятса – яшерен ятса.
90
Нөкирә бер вәҗһедән – надан кеше бер сәбәп белән.
91
Тәхсыйс – эзләгәнен, билгесен.
92
Бади – ачык, күренеп торыр.
93
Әл-һади әсмасына мозһир булыр – күкләр катына юл күрсәтеп, балкып торыр.
94
Истигъдад – зирәклек, зиһенлелек.
95
Кабилият – сәләтлелек.
96
Хазз – өлеш, насыйбы.
97
Кыйсмәт – язмыш.
98
Хиссәт – түбәнлек, хәсислек.
99
Тәхкыйрьгә – хурлау-мыскыллауга.
100
Һиммәт – тырышлык, мәртәбә, олы җанлылык.
101
Кыйльләт – вакыт азлык (юклык).
102
Нәзарында – күз алдында.
103
Хур – җәннәттәге фәрештә, ягъни фәрештәдәй.
104
Зилләт – түбәнлек.
105
Анчә – аңа.
106
Хиддәт – әллә кемлек, тупаслык.
107
Ниһайә – нәтиҗәсе.
108
Мөкайяд йә мөнәүвәл – әҗер йә өмет.
109
Риҗальгә – ир кешегә, затлы иргә.
110
Әһле дәрт – дәрт иясе, диндар.
111
Үзен – малик – үз мәртәбәсен белүче, үзенә хуҗа.
112
Вирдтән тарик – намаз-догадан ваз кичүче.
113
Мотлака мәнгы кылмак – шигырьне кире кагу.
114
Ләһү – шаярту, уен-көлке.
115
Ләм йөбарик – бәрәкәте юк, файдасыз.
116
Әксәре әһле саликъ – күбесе иман юлында йөрүче, хакыйкать иясе; үз фикерле, ирекле кеше.
117
Әзһәде – тугры, тәкъва.
118
Ибне Малик – Мөхәммәд пәйгамбәр заманында яшәгән Мәккә шагыйрьләреннән берсе. Әүвәл Мөхәммәд пәйгамбәргә дошманлык күрсәтеп, аны хурлап шигырьләр язган. «Шигырь (монда сүз җыру, ягъни нәсыйхәтсез шигырь хакында бара – Ф. Я.) ул – Шайтан чыбыркысы» дигән хәдис аңа карата әйтелгән. Соңыннан Ибне Малик иман китерә. Мәккә кяферләрдән азат ителгәч, бервакыт Ибне Маликнең Кәгъбәне шигырь сөйләп тәваф кылуын күргән сәхабәләр моңа канәгатьсезлек белдерә. Шунда Мөхәммәд пәйгамбәр: «Сөйләсен, нәсыйхәтле шигырь – җыру түгел, Аллаһыны данлау», – дип җавап бирә. Акмулла монда шушы вакыйганы искәртә. Шигырьләрендә дә җыруны шигырьгә каршы куеп яза. Аның фикеренчә, шигырьнең асылы нәсыйхәткә корылырга тиеш, шулвакытта ул буш булмый, мәгънәгә ирешә, ди.
119
Нәсыйхәтне хамил булса – нәсыйхәт йөртүче булса.
120
Гамил – эш иясе; гамәл иясе; дәрәҗәле кеше.
121
Шамил булса – эченә-үзенә алса, тупласа.
122
Мәхзәненнән – хәзинәсеннән.
123
Мисрагъ – шигъри юл ачып.
124
Җандар – җан иясе.
125
Сә�