Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…. Акмулла
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов… - Акмулла страница 15
114
Ләһү – шаярту, уен-көлке.
115
Ләм йөбарик – бәрәкәте юк, файдасыз.
116
Әксәре әһле саликъ – күбесе иман юлында йөрүче, хакыйкать иясе; үз фикерле, ирекле кеше.
117
Әзһәде – тугры, тәкъва.
118
Ибне Малик – Мөхәммәд пәйгамбәр заманында яшәгән Мәккә шагыйрьләреннән берсе. Әүвәл Мөхәммәд пәйгамбәргә дошманлык күрсәтеп, аны хурлап шигырьләр язган. «Шигырь (монда сүз җыру, ягъни нәсыйхәтсез шигырь хакында бара – Ф. Я.) ул – Шайтан чыбыркысы» дигән хәдис аңа карата әйтелгән. Соңыннан Ибне Малик иман китерә. Мәккә кяферләрдән азат ителгәч, бервакыт Ибне Маликнең Кәгъбәне шигырь сөйләп тәваф кылуын күргән сәхабәләр моңа канәгатьсезлек белдерә. Шунда Мөхәммәд пәйгамбәр: «Сөйләсен, нәсыйхәтле шигырь – җыру түгел, Аллаһыны данлау», – дип җавап бирә. Акмулла монда шушы вакыйганы искәртә. Шигырьләрендә дә җыруны шигырьгә каршы куеп яза. Аның фикеренчә, шигырьнең асылы нәсыйхәткә корылырга тиеш, шулвакытта ул буш булмый, мәгънәгә ирешә, ди.
119
Нәсыйхәтне хамил булса – нәсыйхәт йөртүче булса.
120
Гамил – эш иясе; гамәл иясе; дәрәҗәле кеше.
121
Шамил булса – эченә-үзенә алса, тупласа.
122
Мәхзәненнән – хәзинәсеннән.
123
Мисрагъ – шигъри юл ачып.
124
Җандар – җан иясе.
125
Сәйран кылыр сәбилендә – юлында очып, әйләнеп йөрер.
126
Җәүлан кылыр сәрирендә – оясы тирәли очып, сайрап йөрер.
127
Әс-сәмигул-каләмне – рифмалы шигъри сүзләрне.
128
Тәхмир кылды – тәэсирле итте.
129
Фөсәханең замирендә – шагыйрьнең күңелендә.
130
Кандай риҗәл – андый ирнең.
131
Тәлмизендә – шәкертендә, укучысында.
132
Җариядән тәганни – кол хатыннан җырлату.
133
Вакыйг – гадәт, вакыйга.
134
Диһлизендә – ишегалдында, йорты янында.
135
Нәфад – тәмам.
136
Әһлен-нәкъкад – тәнкыйть иясе.
137
Җариянең тәмкинедән – кол хатынның җырлавыннан.
138
Шәригънең сөкүтеннән – пәйгамбәрнең эндәшмәвеннән.
139
Җәваз мөфад – бу гамәлнең дөреслеге раслана.
140
Шәригънең сөкүтеннән җәваз мөфад. – Гает көнендә бәйрәм итү һәркемгә