Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…. Акмулла
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов… - Акмулла страница 11
Ул минем атам имәз, остаз имәз –
Хаклыкны тасдыйк392 зарур, эшен күргәч!
Фикъһедә бу заманның Ногманы393 бу,
Хикмәттә бу заманның Локманы394 бу,
Үткәннәр үтеп китде, инде хәзер
Әһле сөннәт рәһбәре-солтаны395 бу!
Борадәр, син үзеңне ихтисап396 ит,
Мәрҗанине мөҗтәһиддән син хисап ит,
Йир йөзенә нуры төшкән ул бер кояш,
Ул кояшның нурыннан икътибас ит397!
«Күп сәлам, Нургали мулла, сезгә…»
Күп сәлам, Нургали мулла, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңлеңезгә;
Бүз күп уйнакласа, утка баса, –
Тик ятмай син дә төштең безнең күзгә.
Синең дә әрвахың күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөз»гә;
Сез дә бер йөгерек төлке икәнсез,
Без бүредәй төштек инде эзеңезгә.
Тик тору кирәк иде җүнең белән,
Тыныч кына, кадәри хәл көнең белән;
Гыйлемең зур, яшең өлкән ага булсаң
Сөйләшеп кара син бер энең белән.
Ишеттем акырып яткан бер батыр дип,
Борын сәүдәм юк иде синең белән;
Бер чалуга мин дә яман имәс идем,
Кем икәнең инде бел моның белән.
Борыннан белгәнем юк синең серең,
Бу якка мәгълүм түгел үлең-терең;
Мәрҗанине һәм җиңалмай, ни куялмай,
Кан булып җыелдымы эчтә чирең?!
Иң әүвәл пакьләү кирәк эчнең керен,
Эчтә тулып ятмасын нәҗес-эрен,
Аһ, дәрига, эч тазарсын, эч тазарсын,
Булмаса – файда бирмәс коры белем.
Кирәк тәслим булуыгыз, кирәк гаид398,
Әһеле сөннәт имамы ул мөҗтәһид,
Хәдәсләгән399 йиреңез йортка мәгълүм,
Шунсыз син торалмайсың һичбер вакыт.
Сакламадык былбылны бәлаләрдән,
Оялмадык дәрәҗәле галиләрдән,
Алманы карамадан карамыйлар –
Җимешене коярган400 агачлардан.
Бәлки, сез ул тарафта дамелласың,
Хакыйкатьтә йә мулла, йә сулдасың,
Раббани голямадан401 булам дисәң,
Сабыр кылу кирәк иде бу юлда син!
Мәрҗанигә галиб булу сезгә мәмнугъ402,
Гадавәт403 җиһанга фаш – хөссәд-матмугъ404;
Ул фазыйлны ифкы газим405 ният кылып,
Уйнай торган улмы иде синең тиңең?
Мөҗтәһиддәй галимгә тел тигезгәнең,
Сәламәт торса икән камил динең;
Биниһая хәкарәт кылды дигәч,
Йөрәгем булып китде телем-телем.
Бер газизне талатып тормаек дип,
Кузгалды бу сәбәптән фәкыйрь энең;
Кызу мичтән чыккан соң, эссе булып,
Авызыңды пешермәсен безнең белен406!
Мөселманның пәрисе суккан микән,
Касыйдәсез басылмас синең җенең;
Ниятеннән төкәнер дип өметем бар,
Саташкан булмаса кызыл телең.
(…)
Батырны
392
Тасдыйк – раслау.
393
Ногман – Ногман бине Сабит Әбү Хәнифә әл-Мәгъриби (974 елда хәлиф тарафыннан кыйнап үтерелә). Хәнифия мәзһәбенең бөек имамы, ислам шәригатен нигезләүче дүрт имамның берсе. Татарлар – шушы мәзһәпнең вәкилләре.
394
Локман – зирәклеге белән дан тоткан пәйгамбәр, күпчелек очракта әүлия дип атала һәм Локман Хәким исеме белән йөртелә.
395
Әһле сөннәт рәһбәре-солтаны – дин карендәшләренең юлбашчысы-солтаны.
396
Ихтисап – хисаплау, тикшерү.
397
Нурыннан икътибас ит – нур ал.
398
Гаид – гафу үтенүче.
399
Хәдәсләгән – тизәкләгән, пычраткан.
400
Коярган – койган.
401
Раббани голямадан – Аллаһыга бирелгән галимнәрдән.
402
Галиб булу сезгә мәмнугъ – өстен чыгу сезгә мөмкин түгел.
403
Гадавәт – дошманлык.
404
Хөссәд-матмугъ – көнчелек-комсызлык.
405
Ифкы газим – алдап җиңәргә.
406
Белен – тәбикмәк.