Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казакъ кызы (җыентык) - Галимҗан Ибраһимов страница 26

Казакъ кызы (җыентык) - Галимҗан Ибраһимов Татар прозасы

Скачать книгу

өзәңгедән, үзе иярдән чыгам дигәндә асылып кала, егылырга рәт җитә…

      Бүз балалар яңгырашып көләләр, җегет кычкыра:

      – Җиңүчегә ни бирәсез? – ди.

      Карлыгач үзе дә көлеп җибәрә:

      – Җегетлегең зур, теләгеңне ал! – ди.

      Һәр икесе ат өстендә булган килеш, җегет, кызның гәүдәсен үзенәрәк тарта биреп, битеннән, тулы кызгылт иреннәреннән үбә дә кире ияргә утырта.

      Алар – кыйблага, Карлыгачлар төньякка карап китә бирәләр.

      Менә бу җегет кызның хәзерге тамыры Арысланбай иде. Шул көн аларның беренче якынаюлары булды.

      Айбала бу хикәяне гаҗиб бер дәрт эчендә кайнап тыңлады. Бетермичә туктыйсы килмәде. Анда казандагы эремчекләр өчен байбичәнең шелтәсе көтсә дә, сүздән аерыла алмады, Карлыгач үзе дә бөтенләй ачылган, күңеллеләнгән иде инде. Шаяртыбрак дәвам итте:

      – Ике көннән соң үз йомышы белән безнең йортка бер киленчәк килде: кабулы булса, тамырлык арзуым бар, дип әйтә, диде. Эзләгән ир-җегетем шул булса, кабул кылмаска амалым бармы? Йортның бер асыл җегете икән, телен алмаска кыюлыгым җитмәс, дип җавап кайтардым… Шул көзне сабый Миңсылу белән ике яшәрлек Куйбагарны әйттерделәр. Ул җегетнең нәселе белән безнең йорт ераграк булса да, кода шикелле булды… Кымыз катнашы китте… Асыл җегеткә безнең өйнең кунагы булырга җай ачылды. Шуннан бирле ул җегетне йөрәгемдә асрыйм… Иренендәге бал тәмен суырганым, эссе кочагымда аны йоклатканым бар… Мәгәр ике ел кичкәч, яман Байтүрә аны, ак патшага тел әйтте дип, ялган ант ясатып, җир аударды… Ерак илләргә китте…

      – Кайларда булды икән бичара җегет?

      – Моны белмим. Мәгәр миңа бер хат килде… Моның белән ни кылмага аптырадым. Укытырга ышанычлы бер адәм тапмыйча, ай буена өстендә вак-вак итеп кара белән язылган шул ак кәгазьне күкрәгемдә сакладым. Башка юлы булмады, бер мумын[41] нугай молдасы килеп чыкты. Бер сум бирдем: фатиха кыл, никтер йөрәгем авырта, дидем… Бичара адәм иде, ышанды, бөти язып тагарга бирде. Ахырдан аңа кәгазьне укыттым, гаҗәпләнеп күземә карады да: «Ай, чырагым, бөтием синең бу авыруыңа дәва булмас», – дип, көлеп китә бирде.

      Киленчәк үз алдында ачылган бу фаҗигаләрдән тәмам югалып калды. Кызны күкрәгенә алып:

      – Мине кичер, җаным, моннан соң Калтай дип авызга алмам! Синең колың булырмын, мәгәр миңа бер сүз әйт: йортның хәле ничек булыр? – диде.

      Кыз уйлап тормады:

      – Җегетем кайтты, киләм дигән хәбәре бар, аны бүген һәр сәгать көтәм, ни теләсә, шул булыр, мин һәммә нәрсәгә әзер, – диде.

      Килен куркып кызга карады, ләкин башка сүз белән борчымады.

      – Сәүләм җан, мине кичер, мин колың булыйм, – дип, ашыга-ашыга үзенең эремчекләренә йөгерде.

      Карлыгач-Сылу үзенең кайгысын гомерендә беренче ачуы иде. Җаны җиңеләйде, йөрәгендә кискен карар туды, шул карар белән урыныннан торды. Кечкенә аякларына Казан эше булган кызгылт төсле тар, нечкә матур итек, өстенә зәңгәрсу кара күлмәк киде, кара чәчне, үрмичә, бәйләмичә, озаклап тарап, тулкынландырып, аркасына

Скачать книгу


<p>41</p>

Мумын – тыйнак, сабыр.