Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казакъ кызы (җыентык) - Галимҗан Ибраһимов страница 21

Казакъ кызы (җыентык) - Галимҗан Ибраһимов Татар прозасы

Скачать книгу

еллар элек Азымбай карт бу йортның кодасы иде. Дәүләте үсеп барган чакта җегетнең атасы Магҗан хаҗи белән якыннар иде. Ике яшьлек кызы Чулпанны дүрт яшендәге Арысланбайга әйттереп, бераз калым да алган иде. Кыз чәчәк авыруы белән дөньядан үтте.

      Партия талашлары бик кызып киткән заманда Азым әкә Байтүрә ягында булды. Магҗаннар Сарсымбайга кушылды. Шулай итеп, ике арада йөрешү-кунаклашу да тукталды.

      Үткәндәге ул якынлыклар өстенә җегет өчен бу кунакта аерым бер нәрсә бар иде.

      Арыслан шул көннәрдә генә сөргеннән кайтты, карт исә Сары-Арканың аяклы хәбәрчесе, партия, кабилә талашларының барлык интригаларының үзәгендә кайнаучы иде. Соңгы ун елдагы ара суыклыгын бөтенләй онытты, Арысланбай моның килүенә чын ихластан шатланды.

      Ул бүген иртә белән генә үзенең тамыры Карлыгач-Сылудан хәбәр алган иде. Кыз кичә кич үзенең кияве Калтайны кабул кылмый кайтаруын белдергән: «Кайтканыңа ике көн булды дип ишеттек… Тамырыңның хәлен белмичә, атаң урынына калган агаң Сарсымбайның йортына сәлам бирмичә торуың бер яман эш гуй», – дип әйттергән иде; Арыслан, хәзер шунда барырга әзерләнеп, ат иярләткән иде.

      Ләкин, карт килеп төшкәч, кичегергә уйлады: Байтүрә дигәннәре үлем түшәгендә ята; партиянең, ыругның эшләре бик гаугалы заман; сайлаулар да җитеп бара… Мондый вакытта найманнарның өлкәннәреннән булган Азым әкәнең килеп төшүе бушка булмаячагы мәгълүм иде. Шуның өчен дә Арысланбай Азым әкәгә ачык йөз күрсәтте, байларча җыештырылган матур, зур ак тирмәнең түренә, кадерле урынга утыртты, шунда йөргән киленчәккә, ярым шаярып:

      – Борынгы кодагыз гаепләп китмәсен: туктының симезен суегыз, кымызны мул китерегез, – диде. Ләкин кунагының кәефе мондый уенчак булмавы хуҗаны бераз гаҗәпкә калдырды. Карт, гәрчә аз-маз уен-көлке сөйләсә дә, аның йөрәгендә ниндидер бер яра бар кебек сизелә иде. Җегет берничә мәртәбә сорарга дип авыз ачса да, өлкән адәм үзе әйтмәгәч, батырлык кыла алмады. Мәгәр карт озак көттермәде, кымызның куәте тамырларга таралып, канны бераз кайната башлавы белән, Азымбай үзе серне ачты:

      – Атаң мәрхүм белән якын дус идек… Кызым Чулпан исән торса, киявем булачак идең; шулай булса да, мин бу җәйләүгә кунак булып килмәдем, – диде. Коргак-Күлдә булуын, Биремҗан аксакалга ни өчен килүен сөйләде, ахыр килеп, теге дивана карчыкның – Миңдинең – таягына тукталды:   – Яшем, – диде, – алтмышны үтеп бара ятыр!.. Бүз җегет заманында тукалның җылкысын урлап бер тотылдым. Аркамны ярганчы кыйнадылар. Шуннан бирле һичбер адәм кул тидергәне юк иде… Бүген яман бер кимпер ил алдында түбәләп ташлады… Каршы әйтергә йөрәгем җитмәде… Гомеремдә бер мәртәбә авызым ябылды. Син, диде, җоны коелган яман этсең, Байтүрәнең ташланган сөякләре өчен аның хәрам малын багучы, аның ил талап җыйган дәүләтен саклаучы яман этсең, атаңа нәләт… сакал… дип, үземне хур кылды! – диде.

      Арысланбай өчен бу гаҗәп бер хәбәр иде. Ихлас күңелдән картны кызганды, ләкин Азымбайның фаҗигасе тагын да тирәнрәк иде:

      – Шул акылдан шашкан кимпер мине акылга утыртты! Каршы ни

Скачать книгу