Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казакъ кызы (җыентык) - Галимҗан Ибраһимов страница 19

Казакъ кызы (җыентык) - Галимҗан Ибраһимов Татар прозасы

Скачать книгу

диярәк сүз башлады да, соңгы утыз ел буенча найман белән сарман кабиләләре арасындагы талашны, моңа нигезләнгән партия, булыслык[31], билек сайлавы өчен булган талашларның тудырган фаҗигаләрен озак-озак итеп, бер-бер санап чыкты. Ахырында: – Найман йорты ыруглары Урта йөзнең өлкән аксакалы Биремҗан әкәне үз илемездә кунакта күрсәк иде дигән өмет белән калдылар… Әгәр инде бу сүзләрдә хатам булса, олуг аганың ак күңеле мине кичерер, илченең аяк тайган җирләрен күрсәтер, төз юлга барырга акыл бирер, безнең теләгебез шул, – дип тәмамлады.

      Казакъ сүзгә никадәр оста булса, башкалар сөйләгәнне дә шулкадәрле үк тыңлый белә. Кунакның ит пешәрлек вакыт сузылган сүзләрен Бирем әкә бик аз бүлдерүләр белән, тирән дикъкать эчендә, акылына салып утырды, аннан соң ашыкмый үзе сүз башлады:

      – Безнең, – диде, – найман ыругсына ачуыбыз юк. Мәгәр ул партиянең башлыклары булган Байтүрәләр, Якуплар йортына барып кунак булуны, аларның кымызыннан, итеннән авыз итүне дуңгыз белән бер табактан тамак җию дип күрәбез! – диде.

      Сүз акты. Байтүрәләрнең утыз ел буенча, урыс түрә белән берләшеп, Сары-Арканы нинди хурлыкка, коллыкка төшерүләре, үзләре дәүләт-мал арттырып, илне җирсез-сусыз калдырып, бөлгенлеккә салулары, алар сүзе белән җир аударылган, Өмбенең, Симинең, Яман Каланың, Тургайның, Кызылъярның зинданнарында, даласын, итен, кымызын, анасын сагынып, тимер рәшәткә эчендә елап утырган казакъ балаларының газапланулары акрын, сабыр тел белән кунакның күз алдыннан үтте. Ахыр килеп: – Илчегә үлем юк, мин сиңа шелтә кылмыйм мәгәр, – диде, – син Байтүрәгә әйт: адәм баласы кулы белән эшләгәнне муены белән күтәрергә тиешле! Илгә таш чәчте, кан агызды, әгәр болар бугазына утырса, үз чәчкәннәрем үсте дип белсен!!! Тәкъдире җитеп, дөньядан кайтса, яшьлек тамырым булганлык өчен җиназасына барачакмын, мәгәр дәверенә, тәһлиленә[32] кермәм, бүләген алмам, итеннән, кымызыннан авыз итмәм… Найман ыругларының яхшыларына миннән сәлам әйт!

      Сүзнең болай бетүен кунак үзенә фатиха дип аңлады, әдәп йөзеннән тагы берничә моң-зарын әйтте, дөньядан шикаять кылды:

      – Өметем зур иде, бу талашларның чиге күренми, күңелем бозылып калды, Бирем әкә, – дип, кулына камчысын алды.

VII

      Аксакал шул урынында күзләрен бер ноктага терәгән хәлдә утырып калды. Азымбай, исәнләшеп, гомер-аманлык теләп, далага чыкты.

      Анда матур күк аргамак янына бер көтү халык җыелган иде. Ертык киемле, кайсылары бөтенләй ялангач кап-кара балалар атның иярен, көмешле йөгәннәрен карыйлар. Бүз балалар, яшь кызлар кебек, бер-берсе белән уен сүзләр әйтешәләр. Күкрәген бөтенләй ачып, баласын имезгән киленчәкләр, бер түгәрәк ясап, нидер сөйләшәләр. Болар уртасында кулына озын таяк тоткан бер кимпер, як-якка каранып, нидер сөйли, каргана. Моның күлмәге җыртык; берничә җирдән ләшпердәгән карт тәне күренә. Башындагы иске, керле урамалыннан алга да, артка да тузгып чыккан чәчләре, әллә нинди хыялый, саташулы күзләре моңа дивана төсен бирәләр. Ул куллары белән бутый, күзләрен

Скачать книгу


<p>31</p>

Булыс – волость.

<p>32</p>

Тәһлил – үлек күмгәндә «бер Алладан башка Алла юк» дигән җөмләне кат-кат әйтү.