Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Казакъ кызы (җыентык) - Галимҗан Ибраһимов страница 17
– Азым әкә! Сары биянең җаен тапмый торабыз. Бире килсәңче!
Кычкыручы – байның яшь хатыны – тукал иде. Чара булмады, борылып, бәйләүдәге колыннар янына китте.
Азымбай карт, үзе ярлы булса да, гомер буенча мал арасында үскән, хайваннар белән гаҗиб[27] үзләшкән бер адәм иде. Ул ат-җылкы тануда тирә-якның беренчесе санала. Аның кулы малга шифа дип карала. Бер байның кадерле юртагы авырса, аны чакырталар. Зур базарларда, ярминкәләрдә мал җыйган чакта, татарның Әхмәт, Гани, Яуыш дигән кебек байлары[28] мал сайлау өчен аны күп акча белән алдыралар. Хатыннар арасында: «Азым әкә хайванның телен белә», – дип йөриләр. Кырыс, усал яшь бияләр саудырмаса, баласын имезмәсә, аңа киләләр. Әле дә байның тукалы көлә биреп каршы алды.
– Ялчы хатын сары бия саудырмый дигәч, үзем барып идем. Азым әкәне тыңлаган җылкы миңа ничек карышсын дип, эчемнән киберләнеп… Мәгәр эшем чыкмады, син безгә булышлык кыла күр, – диде.
Карт җавап бирмәде. Баягы әрнүле уйлардан соң аның күңеле төзәлмәгән иде әле. Хатын янында маташкан зур гәүдәле ялчының кулыннан корыкны алды да, бер-ике атлап, сиздермәстән, сары биянең муенына ташлады. Ат, куркынып китим дисә, арканга тартылып калды. Азымбай, адәмчә сөйләнеп, корык буйлап барып, биянең муенына кул салды. Бу сабырсыз хайван иде, пошкырып, дулап китәргә теләде. Ләкин карт аңа карамады, акрын, йомшак тавыш белән һаман иркәли биреп, аркадан, кабыргадан сыйпады, җиленгә килеп җитте дә, ике көн буенча савылмаганга, тулып таш кебек каткан имчәкләргә бармакларын тидерде. Сары бия, көйсез хатыннар кебек чыелдап, тибенеп дулый башлады. Тукал бераз мыскыл белән көлде:
– Дөньяда Азым әкәнең телен алмаган маллар да бар икән! – диде.
Карт ашыкмады, бияне тынычлатып, ялыннан, сыртыннан сыйпап, тагы җиленгә кул сузды. Җылкы тагын тибенде, тагы дулады.
Хатынның көлүе бөтенләй мәсхәрәгә әйләнде:
– Ай, баба! Бу сары бия синең илле еллык абруеңны югалта гуй! – диде.
Азымбай гаҗиб бер сабырлык белән өченче мәртәбә тотынды һәм җиңде: бия, бер-ике тарткач та, рәхәтләнеп аякларын ике якка аерды, имчәкләрдән сөт агып китте.
Карт, мыскыл күзе белән тукалга карап әйтте:
– Инде хәзер зәгыйфь яратылган аяллар да сава алыр!
Хатын камил җиңелде:
– Азым әкә, үзең яхшысың, мәгәр кайбер вакыт яман телең адәмне чагып куя, – диде.
Баба монда эшен бетерде дә колыннар, бозаулар арасыннан, боларның нәселләрен, шәплекләрен карый-карый, өенә кайтып, бик тиз арада киенеп чыкты.
Аягында Казанның әйбәт читек-кәвеше, башында яңа колакчын, якасы бишмәттән кайтарылып төшкән ак күлмәк, эче-тышы сырулы эре чуар бизәкле яңа көпе, билдә кәмәр – хәзер Азымбай, чыннан да, теләгән илгә би булып сайлана алырлык хөрмәтле бер аксакал иде. Байның үзе менә торган күк Дөлделен иярләп куйган ялчы аны бераз көлеп каршы алды:
– Асыл
27
Гаҗиб – бик нык, искиткеч.
28
…татарның Әхмәт, Гани, Яуыш байлары… – эре татар сәүдәгәрләре: оренбурглы бертуган Әхмәт (1837–1906) һәм Гани (1840–1902) Хөсәеновлар; троицкилы Габделвәли Яушев (? – 1906). Алар Урта Азиядә зур сәүдә эшләре алып баралар.