Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казакъ кызы (җыентык) - Галимҗан Ибраһимов страница 20

Казакъ кызы (җыентык) - Галимҗан Ибраһимов Татар прозасы

Скачать книгу

тавыш белән үкерергә, чәчләрен җолкып еларга тотынды.

      Моны күреп, кечкенә ике бала үксеп җибәрделәр. Башкаларның да йөрәкләренә ачы кызгану төште, күзләренә яшь килде. Һәммә кеше ниндидер авыр фаҗига астында калган кебек булдылар.

      Карчыкның елавы тагы талашка-бәргәләүгә әйләнәчәк иде. Биремҗан аксакал кунактан кат-кат гафу кулы сорады, кимпергә:

      – Куй, җылама, мин сине Сарсымбайга озатырмын; мал багарсың, киез басарсың, тамагың ач булмас! – дип тынычландырып, киленчәгенең ярдәме белән өйгә таба көчләп алып кереп китте.

      Кунак бу көтелмәгән, далада булмый торган тәхкыйрьдән[33] шаша калды. Ул, яше алтмышка җитеп, мондый хурлыкны күргәне юк иде.

      Һичкемгә һичбер сүз әйтмәде, авырлык белән күк аргамакка менде дә, найман юлына карап, атны әйдәде.

VIII

      Ләкин бу уңайга күп китмәде, тезгеннең сул ягын тартты. Күк аргамак үз юлын яхшы белүче иде, бу карт ялгыша дип, бирешмәскә теләде. Һаман найман ягына каерды. Азымбай каты итеп өзәңгене кысты, ачулана биреп, яңадан сул якны тартты. Шуннан соң гына ат, хаталык белән түгел, башка бер җиргә барабыздыр, ахры, дип буйсынды.

      Боларга каршы, яшь айгырны уйнатып, кулына озын корык тоткан бер казакъ килә иде. Җитәр-җитмәс туктала төшеп, сәлам бирде.

      Һәр ике як: «Юл булсын!», «Алай булсын!», «Саламалайкем!» дигән сүзләрне әйтешеп, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сорагач, Азымбай карт:

      – Танабуга ыругысы, Магҗан баласы Арысланбайның җәйләвенә барыйм дип идем, шушы көндә кайда күчкәннәрен белә алмадым, – диде.

      Корыклы казакъ сабырсыз айгырын тарта төшеп, көнчыгыш ягына карап:

      – Ә… нә… тора! – дип күрсәтте дә санап сөйләп китте:   – Күчемне, Кипкән-Үзәнне үтәрсең, чобар-айгырдан бер түбә күренер – әнә шул Яман-Чүл дигән җәйләүдә Арысланбай булыр!

      Карт Сары-Аркада минем атым аяк басмаган урын юк дип мактанучылардан иде. Казакъның сүзләре артыннан аның әйткән җирләре, чыннан да, берәм-берәм күз алдына килә барды, һичбер сүзен кайтарып сорамады.

      – Дәүләтең мул булсын, хуш! – дип, атның тезгенен бушатты, өзәңге белән бер кымтып алды да каты җилдереп китә бирде.

      Азымҗан әкә, юл буена атның ирегенә куеп, кызу барды. Тик Күчемгә кереп, берәүдә кымыз эчеп чыкты. Чобар-айгырда, өлкән ак тирмәнең артындагы иярле атларны, сыек кына төтен чыгарып яткан учакны күреп, кунак барын, ит пешкәнен сизенде дә сәлам биреп керде. Таныш булмасалар да, хөрмәтләп каршы алдылар, хуҗаның янына утыртып, туктының симезе, җылкы казылыгының майлысы белән кунак кылдылар. Бу йортта тагы ике аяк кымыз эчте, берәүдән алып, аш сеңдерү өчен, насбай салды да, «дәүләтең мул булсын», «дөньягыз хуш булсын» ны әйтеп, юлына китә бирде. Күк аргамакның эче суырылды, сусаудан иреннәрен ялый башлады, күзләре ялтырады, шулай да теге әйткән түбәгә менгәндә, кояш яңа түбәнәя башлаган иде әле. Бу калкуның өстенә чыгу белән, картның күз алдына эзләп килгән җәйләвенең бөтен ягы ачылды. Ләкин ул моны яратмады. Күлләре

Скачать книгу


<p>33</p>

Тәхкыйрь – хурлау, мыскыл итү.