Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казакъ кызы (җыентык) - Галимҗан Ибраһимов страница 18

Казакъ кызы (җыентык) - Галимҗан Ибраһимов Татар прозасы

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      Жир идәннең күп җире ачык, тик түргә генә бераз киез түшәлгән, кирәгә буенда буяулары югала башлаган берничә сандык, алар өстендә берничә юрган, келәм, сул якта бер камыт, кибеп ауган буш саба, күптән кымызга тимәгән пешкәк, керле самавыр, берничә табак – менә өйнең бөтен җиһазы шул иде.

      Өйнең иң түрендә, озын кызгылт җонлы куй тиресе өстендә, сандыкка аркасың терәп, тезләрен бөкләп, бер карт утырган. Аягына иске читек-кәвеш, өстенә изүе бау белән бәйләнгән, якасы кире кайтарылган озын ак күлмәк, аның өстеннән төя җоныннан сугып, кыл катнаштырып эшләнгән зур көпе кигән, зур буйлы, бөркет танаулы, озын ак сакаллы, ләкин ябык, кипкән тәнле бу баба кунакның эзләп килгән мәшһүр Биремҗан аксакалы иде.

      Азымбай керүгә, ул урыныннан кузгалмады, баш күтәрмәде, йөзе-күзе үзалдындагы бер ноктага текәлгән көенчә калды, ләкин бөтен торышында колаклары белән бик аз, бик әкрен тавыш тулкыннарын да аерып танып торган бер дикъкать сизелә иде.

      Кунакның сәламен алмады, күзләрен шул элекке ноктага терәгән хәлдә:

      – Юл булсын, кордаш! Тавышың, аяк атлавың найман иленең Азымбай әкәнекенә охшап калды… Сезнең ыруг бу Коргак-Күл җәйләүләренә килә торган юлларны онытып бетмәгән икән әле! – диде. Үз яныннан урын күрсәтеп, утырырга кушты, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сораша башлады.

      Кунак, аманлык-саулык турыннан үткәч, беренче сүз буларак, аксакалның зирәклегенә хәйран калганлыгын әйтте:

      – Сары-Арканың өлкән ил агасы Чингиз байның җиназасы Куй елында булып иде, инде икенче әйләнеп, Җылкы елы килде. Ялгышмасам, ундүрт ел үткән була… Ул чакта сез даланың асыл җире, Яшел-Сырт дигән җәйләүләрдә күчеп йөри идегез. Шул җиназадан соң Биремҗан агамны күрү насыйб булмады… Шунча гомер үтеп тә, сез мине тавышымнан таныдыгыз. Моңа адәм акылы ирешә алмый! Ясаган иямнең биргән зирәклегенә чик булмаса кирәк! – диде.

      Хуҗа аксакал авыр бер сулады, һаман күзләрен бер ноктага терәгән көенчә, эчке, авыр хәсрәтле тавыш белән, ләкин бөтенләй икенче яктан җавап кайтарды:

      – Колагымның зирәклеге белән ни кылыйм, чырагым! Күп ел инде ясаган иямә моңлык кылып утырамын, мәгәр сәгате җитмәсә кирәк, телемне алмый: аңа әйттем, Сары-Арканың бу авыр тәкъдирен күрсәтеп йөрәгемне яндырма, минем җанымны ал, дидем. Булмаса, күземне сукыр кыл, илнең бу җәфаларын, бу газапларын күреп утырудан мин котылыйм, дидем. Колагымны саңгырау кыл, йортның күз яше катнаш ыңгырашуларын ишетмәс идем, дидем. Телемне алмады, яшем сиксәннең эченә керде, туксанга табан карап бара ятыр, ризыгымны кис диеп, күп зарилык иттем… Тыңламады. Тик бер сүзем кабул булды – күзләремне күрмәс кылды. Мәгәр колагымның ишетүе элеккедәй көчле булып калды: унбиш ел элек бер мәртәбә очраган адәмне тавышыннан тану гына түгел, бөтен илнең, Олуг йөз, Кече йөз, Урта йөзнең һәрберендә, казакъ ярыктыгының авыр тәкъдирдән моңланып, анасы югалып кыйналган бутадай хәсрәтләнеп җылаганын шушы иске тирмәм эченнән ишетеп утырам… Җанымны алмаган өчен аңа үпкәм зур, – диде.

      Ишектән, самавырын күтәреп, киленчәк

Скачать книгу