Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 42
– Исәнмесез, Илдар Хәлилович, – дип эндәшүе дә артык исемне китәрмәде.
– Гафу, мин сезне танып җиткермим… – дидем.
– Без таныш түгел, Илдар Хәлилович. Мине комитеттан дип кабул итегез.
Һәм ул, әллә кай төшеннән таныклык кенәгәсен чыгарып, фокусчы Акопян кебек, сыңар кулы белән генә аны ачып, бер мизгелгә күрсәтеп тә алды. Мин, әлбәттә, моның фамилиясен дә укырга өлгермәдем.
Ачуым килде. Соня Татаркинаны искә төшердем дә:
– Ни йомыш, Дзержинский? – дидем.
– Ишембаев, – диде бу, югалып калмастан.
– Шуннан?
– Сез артык кызмасагыз иде… Турысын әйтәм: безне Азат Сәйдәшев кызыксындыра. Без аңа фәкать яхшылык кына телибез, хәвеф-хәтәрдән саклыйбыз, Илдар Хәлилович. Аңлавыбызча, ул – сезнең якын танышыгыз. Соңгы көннәрдә без Сәйдәшевне күздән җуйдык. Сезгә аның кайдалыгы билгелеме? Гомумән, Сәйдәшев турында информация бирсәгез иде.
Башыма нәрсәдер китереп органдай булды.
Мин, өнсез калып, ни әйтергә белмичәрәк, телемне авыз эчендә әвәләдем. Аннары гына, Ишембаевның импортный күзлегенә карап:
– Ә мин сезне әйбәтләп кенә… фәлән җиргә озатсам? – дидем.
Юк, ул ятсынмады, күзен яшермәде, чөнки вазифасы һәм тәрбиясе буенча ук андыйлардан түгел иде.
– Озатып карагыз… – дип, тешен күрсәтеп маташты.
Һәм мин аны тозлап-борычлап озаттым. Авыз пычратмас өчен, урысчалап. Пар чыгару өчен. Кинәт күтәрелгән кан басымын киметеп булмасмы дип.
Мин аны торып китәр бу дип көткән идем. Юкка гына. Шуңа күрә үзем кузгалдым. Малай чаклардагы кебек, сынау тәртибендә кулымны кисәк генә күтәргән идем, Ишембаев күзләрен ирексездән йомды һәм башын читкәрәк алды.
Аның чалшайган җимерек чыраен күргәч, миңа гаҗәеп күңелле булып китте һәм мин бәләкәй Робертның поездда Сәйдәшевләрне рәнҗеткән төрмәче агайлар чигенгәч нигә елмайганын аңладым. Шул сабый да аларның, асылда, куркак икәнлегенә төшенгән… Чөнки алар төптә үзләренең имансыз эш белән шөгыльләнүләрен тоялар һәм җаваплылыктан, халык хөкеменнән куркалар.
Ләкин безнең тамаша моның белән генә бетмәде әле.
Эскәмия артындагы куак арасында «өч борынга» кереп утыручылар булган икән. Аннан кәефләнеп кенә безнең кооператив йортның слесаре Рафик һәм тагын ике «колхозчы» килеп чыктылар. Күрәсең, теге «сөйкемле» сүзләрне мин кычкырыбрак әйтеп ташлаганмындыр, Рафик элдереп алды:
– Нәрсә, дәү абый, әбижәйт итәме әллә? – дип сорады да Ишембаевка таба борылды. – Син нәрсә безнең йортныкыларга бәйләнәсең? – диде һәм шундук: – Бассейнга манчып чыгарыйкмы әллә үзен, дәү абый? – дип, миннән рөхсәт сорады.