Бөртектән – көшел (җыентык). Ильдар Низамов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел (җыентык) - Ильдар Низамов страница 16

Бөртектән – көшел (җыентык) - Ильдар Низамов

Скачать книгу

Шуны сизенгән кебек, менә беркөнне… июльнең егермеләреннән соң, мунча артындагы яшь алмагачта ике-өч чәчәк күреп, хәрәкәтсез-тынсыз калдым. Селкенсәм, тамашага якынайсам, чәчәк күз алдыннан гына түгел, бөтенләй дә югалыр кебек иде. Чын чәчәк микән?! Нәфис бит, матур бит, исе дә килми микән әле!

      Берничә көннән икенче ботакта да берничә чәчәк җемелдәде. Алмагач чәчәк аткан! Аптыраган кешеләр кереп сокланды, тел шартлаттылар. «Өзәргә кирәк»,  – диделәр; йоласы шулай, тәртибе шундый икән. Тик моңа ничек кул күтәрелсен. Әмма нишлисең! Чөнки, ни әйтсәң дә, бу күренеш гайре табигый, күңелгә ятрак, сәерлеге белән шомландыра иде. Өзеп ташларга кирәк  – соңлаган шул, соңлаган…

Миһербанлы булырмы?

      Квартирда кыргый хайваннар тоту модага кереп бара. Керпедән алып агулы елан, хәтта арысланнарга хәтле асрыйлар. Эт, мәчеләрне әйтәсе дә юк. «Балаларны миһербанлы, кече күңелле итеп тәрбияләү өчен кирәк», – диләр.

      Ышанмыйм! Кыргый җанварларны табигатьтән аерып, читлеккә – квартирга ябу үзе үк кешелексезлек ләбаса.

      Аннары, бала чын кеше булып үссен өчен, аңарга үз тиңе – кеше белән аралашу кирәк, ә эт, мәче белән, елан, ташбакалар белән түгел, аның олыдан-кечедән туганнары, кардәшләре булу кирәк.

Кыңгырау түгел, чаң бу

      Американың бер штатында шәһәрдә мәчесе муенына кыңгырау такмаган хуҗага егерме доллар штраф салалар, ди.

      Шәһәреңдә кошлар тәмам кырылырга торса, көне буена бер тапкыр да кош сайравын ишетми башласаң тагарсың, шәт.

Исемең черер, Лазутин!

      Железноводск. Үзәндә мәһабәт тирәкләр. Тик берсе корыган. Ә нинди матур, киң ябалдашлы булган ул. Кызганып, янына якынрак киләм. Кәүсәгә пычак белән зур хәрефләр тирәнтен уелган: «Лазутин. 1969». Моннан тыш та аслы-өсле тагын унлап язма-яралар.

      – Кил, Лазутин, кара, нишләткәнсең агачны! – дип кычкырасы килә. – Син мәңгелеккә исемеңне калдырмакчы булгансың. Сиңа ияреп, башкалар да агач тәненә пычак кадаганнар. Тагын бер-ике елдан сезнең исемнәр чукылган агач авачак, череп чүпкә әвереләчәк, кешеләр ачудан утка якса, көлгә әйләнәчәк. Исемегез юкка чыгачак! Шушы да булдымы мәңгелек, Лазутин!

Тере чылбыр

      Яр буеннан ерак та түгел, диңгез өстендә үк кара чылбыр сузылып киткән. Буыннары бар да бер кырма, аралары бар да бертигез. Үрдәкләр рәте ләбаса. Чылбыр телеграф чыбыгына ябышып оча диярсең, туп-туры булып сузыла да сузыла. Ерактан килгәннәр, ахрысы, диңгезгә төшәргә җыеналар бугай – теге очы инде суга тиям-тиям дип бара.

      Кайталар! Туган якларына кайтып баралар! Монда калмаслар. Ял итеп алырлар да, янә шушындый чылбыр булып тезелеп, безнең якларга – безнең күл, тугайларга кайтып китәрләр…

Кыр казы

      Безнең кодаларда озак еллар кыр казы яшәде. Әйе-әйе, кыр казы иде: аклы-каралырак, бәләкәйрәк, тавышы-каңгылдавы нечкә-үткенрәк, хәрәкәтләре кискенрәк. Һәр елны булмаса да, кайбер язларда мин, аның кардәшләре кайткан вакытта, шуларга өзгәләнеп дәшүен ишеткәнем булды. Ул моң, ул сагыш иде аның каңгылдавында!

      Түзалмыйча

Скачать книгу