Бөртектән – көшел (җыентык). Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел (җыентык) - Ильдар Низамов страница 17
Шагыйрь әйтмешли, кошларда да кеше язмышлары…
Ул көнне безгә бер гөмбә дә очрамады. Ыстансага килгәч, бер яшь кенә хатынның алты-җиде ак гөмбә тапканын күреп, сорамыйча түзә алмадым:
– Әллә берәр серен беләсезме?
– Нинди сер ди. Сез соң гөмбә тапкач, аны үбеп аласызмы?
Мин дә, гөмбә тапкач, әллә нишләргә әзер – матур сүзләр әйтәм, аның янында биеп тә алам. Ә менә үпкәнем юк иде.
Песнәк агачның очына ук күтәрелә дә кинәттән карлы ботак өстенә куна. Ботактагы йомшак кар сибелеп китә. Шунда песнәк ялт кына аска атыла да шул кар тузаны астына керергә ашыга: йә кар астына кереп талпынып тора, йә, берәр ботакка кунып, кар күче үтеп киткәндә боргалана, сыргалана, кагына.
Песнәк шулай душта коена икән.
Без яшь чакта кура җиләге җыйганда арада ап-ак төстәгесе очрап куяр иде. «Айда пешкән җиләк», – ди торганнар иде. Серле, тылсымлы нәрсә иде ул.
Хәзер кайвакыт тик кенә торганда шул җиләк искә төшә дә, «фән моны ничек аңлата икән?» дип, белешмә-китапларга үреләм. Әмма… кире куям. Бик гади аңлатырлар да балачакның тылсымлы бер истәлеге төшеп ватылыр кебек тоела.
Монда, ахрысы, сазлык булган. Аяк асты юеш, йомшак мүк. Түмгәк арты түмгәк тезелеп киткән. Текәлебрәк карасам, алар җете кызыл төрткеләр белән чуарланган икән. Мүк җиләге ләбаса! Бик күптән күргән юк иде. Иелеп карагач, алар да, ягымлы күзләр кебек, җанланып киттеләр. Үзләре белән шулай кызыксынганга сөенешеп елмаялар кебек. Ә инде алырга дип үрелеп, түмгәк өстен каплаган чәнечкеле үләнгә бармакны чәнчеткәч, наян гына көлештеләр дә шикелле.
Мамык түшәк кебек йомшак, ямь-яшел мүк өстенә яттым. Баш өстемдә биш-алты нарат очы. Алар бер түгәрәк хасил иткәннәр – җитәкләшеп, яшь кызлар түгәрәк әйләнәмени. Ап-ак яулык та бөркәнгәннәр әле. Җилферди. Ап-ак болыт икән. Бирелеп тыңласаң, бу түгәрәкнең җыры да ишетелә сыман – наратлар биектә-биектә, яшел ябалдашларын чайкый-чайкый, талгын гына гүлиләр дә иде.
Быел сыерчык гаиләсендә фаҗига булды – балаларын чыгаргач кына әти-әниләренең берсе күл буенда нишләптер үле ята иде. Икенчесе балаларын берүзе үстерергә тотынды.
Хәтта безгә дә сизелә: аңарга бу эш ифрат та авыр иде.
Көннәрдән бер көнне бер сыерчык баласының җирдә чыраклавы ишетелде. Егылып төшкән.
Тик сыерчык үзе моңа хафаланмады, оядагыларын ашата бирде.
Берәр зәгыйфьрәк баласы идеме ул аның, әллә бөтен гаиләне саклап калыр өчен берсен үзе корбан иттеме?
Һай, бу дөньяның без белмәгән серләре күп шул әле.
Портта бетон яр. Өч рәт бетон плитәләр еракка-еракка сузылган. Рәт аралары яшел сызык. Шушындый гадәти булмаган шартларда –