Бөртектән – көшел (җыентык). Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел (җыентык) - Ильдар Низамов страница 12
Бәлки, уйлап чыгарырлар әле… Менә ничек рәхәт бит шушы тәмле җылыны үзеңә сеңдерүләре…
Санаторийның диңгезгә карап торган бизәкле капка-аркасына карлыгачлар оялаган. Нәкъ авылдагы ырыс капка кыегына оялаган кебек. Иртәнге сәгатьләрдә күңелле уйнаклашулары, чебен-черки куып тотып, балаларын ашатулары, кичке ял сәгатьләрендә телефон чыбыгына утырып, «мәймүнәтин, мөслимәтин… вә әбеккюррәү-ү-ү» дип сайраулары да безнең як карлыгачларыныкы шикелле.
Ә бәлки, алай ук охшаш та түгелләрдер. Аерымлыклары булмый калмас. Югыйсә нишләп болары монда да, тегеләре тегендә? Нинди карлыгачлар монда, җылыда калалар икән дә, ниндиләре төньяккарак, салкынгарак китәләр икән?
Җылы якта бизәкле санаторий капкасын сайлаган карлыгачларны да яраттым, аларны да үпкәләтәсем килми, әмма әлеге сорауга җавап биргәндә, миңа үзебезнең карлыгачлар якынрак, кадерлерәк кебек тоела. Алар кыюрак, көчлерәк, түземлерәк нәселдәндер, шуңа күрә ерак аралардан, суыклардан курыкмыйлардыр, диясе килә.
Нишләп шулай тоела икән? Бәлки, бу – инде ял итүдән туя башлап, өйне сагыну хикмәтедер?
Машина гүе, сваркалар чыжлавы, кешеләр шау-шуы – барысы бергә аралашкан, укмашкан да, кайнар, тыгыз бер сулыш барлыкка килгән. КамАЗ төзелешенең эшлекле, кодрәтле сулышы.
Кинәт, шушы кайнар сулышта эреп югалмыйча, күңелнең нечкә кылларын сискәндереп, колакка нәфис кенә бер тавыш килеп керде. Әллә шушы тирәдә генә чишмә челтери инде? Сандугач сайрыймы әллә? Юктыр ла. Шуларны юксынган, сагынган күңелнең кинәт хискә бирелеп кенә китүедер.
Юк-юк! Тавыш чыннан да ишетелә бит. Колак тагын да сизгерләнә, күзләр үзеннән-үзе өскә текәлә.
Ә баш өстендә шакмак-шакмак корыч корама челтәр – төзелеп бетеп килгән заводның очы-кырые күренмәгән түбәсе. Каркас әлегә зәп-зәңгәр күк йөзе һәм ап-ак болытлар белән «ябылган». Һәм шул шакмакларның берсендә, ап-агында, кечкенә генә бер кара нокта тирбәлә.
Тургай! Менә кайдан килә икән чишмә челтерәве. Үзен күреп алгач, тургайның тавышы көчәеп киткәндәй, төзелеш шау-шуы басыла төшкәндәй булды. Карасана, җилкенепме-җилкенә, сайрапмы-сайрый бит. Кеп-кечкенә җан шушындый кайнар сулыштан, олы корылмадан да куркып-өркеп тормыйча сайрый!
Ә нишләп ул нәкъ шушы урында тирбәлә икән? Монда завод салына башлаганга өченче ел китте ич инде, оясы, танышлары түгел, белгән куак-түмгәкләре, буразна-ермаклары да калмагандыр. Беткән микән бүтән җирдә басу-кырлар? Кайчандыр монда туып үскән булса да, инде кайдадыр башка җирдә оя ясап, шунда ияләнергә, бу урыннардан бизәргә вакыттыр лабаса.
Шунда тургайлы ак шакмак кинәт күләгәләнде. Аның читенә бер кеше килеп баскан иде. Башында битлекле каска, кулларында сварка тоткычы. Бу – әле генә минем белән сөйләшеп торган монтажчы егет Әнвәр. Кара әле син аның туры килүен! Егет һәм тургай. Дөресен әйткәндә, тургай моңын тыңлап,