Бөртектән – көшел (җыентык). Ильдар Низамов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел (җыентык) - Ильдар Низамов страница 9

Бөртектән – көшел (җыентык) - Ильдар Низамов

Скачать книгу

үзе килмәгән, ә бәлки елга, язгы ташкыннар вакытында ярларын ашый-ашый, аның янына килеп җиткән. Тирән-тирән җыерчыклар белән телгәләнгән мәһабәт төз имән елгага таба янтаерга мәҗбүр булган. Мәгърур башы иелеп, тәлгәш-тәлгәш яфраклары менә-менә суга тиям дип торалар.

      Шулай да имән кызганыч түгел иде. Үзе иелсә дә, аның гәүдәсе төз калган, аның бетмәс-төкәнмәс тамырлары куе челтәр кебек үрелгәннәр дә дулкыннарга каршы калкан булып басканнар. Ә дулкыннар усал, аяусыз. Алар инде үз юлларында очраган күп зирекнең, усак, юкәләрнең башына җиткән, хәзер инде шуларның суда ятып төсләрен югалткан кәүсәләре, күккә таба тырпайган шәрә тамырлары өстеннән чабышалар, зәһәрләнеп имәнгә дә ташланалар, аны да аударырга телиләр, бөтенләй егылуын күреп, тантана итәргә җыеналар.

      Имән бирешми. Аның тамырлары бик тирәнгә киткән. Шулар аркылы Җир-анадан көч алып, ул нык тора. Юк, имәнгә бирешергә ярамый, аңа түзәргә, түзәргә кирәк. Әледән-әле ул күтәрелеп ярга карыйдыр, анда үз чикләвек-орлыкларыннан тишелеп үскән яшь имәннәрне барлыйдыр, аларның хәлен белеп торадыр кебек.

      Карт имән ышыгында, ярны иңләп, яшь имәнлек күтәрелеп килә. Озакламый алар да үсеп җитәр. Тамырлары теләсә нинди зәһәр дулкыннарга да каршы торырлык булып тирәнгә китәр, чыныгыр. Барыбер килер ул көн, карт имән шул көнгәчә бирешмәячәк, нык торачак.

      Ил. Җир. Икмәк

      Нәкъ Казан артында бардыр

      Ашыт белән Шура арасы…

      Язлар җитсә, күңел алгысына —

      Кайтасы иде, тизрәк кайтасы…

      ……………………………………..

      Ашыт белән Шура арасы —

      Артта Дөбъяз, Бәрәзә, Әтнәләр каласы.

      Юл читендә сары чәчәк —

      Беренче сәламләүчем.

      Зират өстендә ләкләк талпына —

      Кайтучылар без генә түгел.

      Сагындыра туган як, сагындыра.

«Шагыйрь булмасак та»

Без – җир балалары

      «Нива» да иртәнге балыктан авылга элдертәм. Әбиләрне урманга җиләккә алып төшәрмен дигән идем – вәгъдәдә торырга кирәк. Ашыгам. Җае чыккан саен борылышларны кыскартам, тизлекне басмаска тырышам.

      Менә янә бер әмәл – узган көз бу басу кысыр калып, берничә тапкыр аның аша турыдан гына элдерткән идем; быелгы кыргый үлән шактый күтәрелсә дә, узган елгы эз шәйләнә. Бөтенләй дә сука тимәгән коп-коры басу.

      Чү, бас тормозга: басуның чите төп юлдан унбиш-егерме метр гына булса да сөрелгән бит, чәчелгән дә түгелме әле – сыек кына яшькелт эз сузылган. Һич кенә дә күңел тартмаса да, бернишләр хәл юк, газга басып, сөрелгән басуны үтәргә мәҗбүр булдым. Үттем үтүен, әмма йөрәкне тырнап алудан ким булмады, күз алларым караңгыланып барды. Җитмәсә, каршыга машина килә. «Нива». Якынаюга ук, юлга аркылы туктады! Төптәй нык, уртача буйлы, түгәрәк йөзле ир уртасы, җәһәт атлап, каршыга чыгып басты: изүе ачык курткадан, ялан-

      баш, куе чәче әллә җилдән, әллә хуҗасының кызу каныннан очына-чайкала. Усал караш. Кулын кырт кистереп, төшәргә кушты. Нишләмәк кирәк…

      – Ник

Скачать книгу