Бөртектән – көшел (җыентык). Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел (җыентык) - Ильдар Низамов страница 5
Иң соңгы күнегү менә мондый: уң якка ятып, аяк, тезләрне бергә укмаштырып, кендеккә китерәсең дә шулар янына бер-берсенә кысылган кулларны, нык иелгән башны төшереп җыерыласың, тәмам түгәрәкләнеп, йомыркага әверелеп, йомарланып киләсең – тач ана карынындагы яралгы инде. Үзеңне менә-менә якты дөньяга чыгарга әзерләнеп беткән өр-яңа бер адәм баласы дип хис итәсең.
Гаҗәп бер халәт бу: гайре табигый дә үзе, каты укмашудан барлык әгъзага да җайсыз, кысан, хәтта авырту-кыенлык та тоясың; шул ук вакытта язылып та бетәсе килми, шушы җайсыз халәттән аерыласы да килми, ятасы да ятасы килә.
Тик шунда, бу ләззәтне бүлдереп, тәнгә сәер бер җылы тиеп, таралып китә. Әнинең татлы кулы бит бу! Назлы тавышы да тәнне яза бара, яза бара: «Торыйк, улым, адәм баласы йоклап ятар өчен яралмый, ана карыны санаулы мизгелгә бирелгән бишек кенә, кеше хәрәкәтләнергә, эшләргә дип ярала, чыгыйк якты дөньяга, хәрәкәтләник…»
Әйе шул, торырга вакыт, күнегү генә ич бу, киерелеп-сузылып, төш күргән булып озак ятарга ярыймыни? Тыңлыйк әнине, торыйк.
Торабыз, әни, хәрәкәтләнәбез, тәмле әйбер күп булмый ул…
Әни – туган як төшенчәсенең яртысы.
«Әни» сүзен гел баш хәреф белән язасы килә.
Гаилә Туганнар-тумачалар
Җидегән йолдызлар шикелле Без дә бергә үрелгән; «Туганым» дип эндәшәм мин Йөрәгемнең түреннән.
Журналист Рәзин Нуруллин «Пар канатлар» тапшыруында Туфан Миңнуллин гаиләсе турында: «Гаилә мәхәббәте ул көл учагында күмелгән утлы күмер кебек. Берәр хәл була калса, ягъни җил исеп куйса, ул күмерне йә бөтенләй сүндерә, йә көчәйтеп, дөрләтеп җибәрә…» – дигән иде.
Ә монысы Туфанның үз сүзләре. Махсус робагый язган:
Мәхәббәт ул нәрсә димсең? Хикмәттер ул —
Бал ягылган ике телем икмәктер ул:
Бер мизгелдә балын ялап бетергәчтен,
Ипи кимереп икәү гомер итмәктер ул.
Дөньяда ничә гаилә булса, шулчаклы ук төрле-төрле фикер-сурәт. Җитмәсә әле, бер гаиләне хасил иткән ике үзәкнең дә фикере ике төрле булуы бар.
Апама сиксән тулды. Без биш туган, дүртебез исән-сау. Апамның ике кызы, оныклары, оныкчыклары. Менә җыелыштык. Шау-гөр килеп утырабыз. Гел аны мактау, рәхмәт сүзләре генә. Шундый инде ул безнең апабыз: тырышның тырышы; белмәгән-булдырмаган эше юк; барыбызны да тәрбияләшкән, караган-булышкан; ул бәйләп киерткән бияләй-оекбашларны ничә пар гына киеп туздырмаганбыздыр. Аның турында шушы бер кичәдә сөйләгәннәрне, җырлаган җырларны, сөйләгән шигырьләрне теркәп җыйсаң, үзенә бер китап булыр иде. Менә бер генә истәлек.
Оныгы Алсуның киявенең әнисе, ягъни яшь кодагые сөйли:
– Бакчада көне буе хәлдән тайганчы бил бөгеп җиләк җыйдык. Без, ах-ух килеп, зарлана-сыкрана