Бөртектән – көшел (җыентык). Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел (җыентык) - Ильдар Низамов страница 7
Миллионга бит ашарга-эчәргә дә күп кирәк. Саранча булса, әллә кайчан тирә-юньне генә түгел, йорт-җирләрен дә, үз-үзләрен дә корытып, ашап бетергән булырлар иде инде.
Ә боларның йорт-җир тирәсенә хәтле тәртиптә: чисталык, яшеллек, хәтта төрледән-төрле җиләк-җимешкә тикле сакланган. Дикъкать белән күзәтсәң күрәсең: болар да бит өй эченә күп нәрсә ташый – корыдан, чидән ботак, яфрактыр, җиләк-җимештер, төрле бөҗәкләрдер. Ерактан, әллә кайлардан сөйрәп кайталар, ә менә йорт тирәсен корытмыйлар, ямьсезләмиләр, шәрәләндермиләр, кыскасы, алар үзләре утырган ботакны үзләре кимереп корытмыйлар.
Көнләшерсең, билләһи, үзебезне уйлап гарьләнерсең – кара инде безнең шәһәрдәге йорт тирәләребезне, ишегалды, подъездларыбызны: агач-куак сынган, баскыч, култыксалары ватылган-кителгән, кая карама чүп-чар, эт, мәче пычрагы.
Кырмыскаларныкы кадәр дә акылыбыз калмадымыни соң инде безнең…
Бер-берсенә терәлеп диярлек, тип-тигез койма булып үскән бастырык юанлыгы чыршылар. Очлары әллә кайда. Төпләрендә куе күләгә. Ике рәт арасы шактый тар тыкрык. Шуның буйлап бара идем, каршыда кинәт ап-ак сызык пәйда булды. Кара «койма» да очы күккә укталган ак сызык.
Ап-ак каен икән. Шыр чыршы арасында берүзе! Кояштан мәхрүм итмәсеннәр дип, ул да, ярыша-ярыша, тартыша-тартыша, яктыга омтылган. Сыны шыксыз сузылып нәзегәйгән. Сыек кына җилдә дә бөгелеп-сыгылып тора. Очында гына бер тотам яфрак – селкетсәң, очып китәрдәй кулъяулык.
Ничек соң син мондый язмышка дучар булдың, каен? Нишләп соң син үз тиңнәрең арасында, үз илеңдә түгел? Берәрсенең ялгышуы аркасында шулай килеп чыктымы икән?
Моннан да ачы зур ялгышу, гомер буе үкенерлек гыйбрәт, юк, булмас! Әллә берәрсе юри шулай эшләдеме икән? Моннан да кансызрак, миһербансызрак шаяруның дөньяда булуы мөмкинме?!
Бәлки, син шундый язмышка үзең теләп юлыккансыңдыр? Илеңне тарсынып, дус-туганнарыңны тиңсенмичә, алардан йөз чөергәнсеңдер?
Хәзер инде үкенүдән файда юк. Үзе егылган еламас. Әмма әйтим: үз илеңдә, тиңнәрең арасында, беләсеңме, син хәзер нинди каен булыр идең? Тимгел-тимгел кара миңнәр белән чуарланган ап-ак сылу гәүдәңне сузылып-сузылып төшкән бөдрә чуклар бизәр иде. Хәтта ачы җилләр искәндә дә бөтен гәүдәң белән болай дерелдәмәс идең, шул чукларыңны гына җилпеп-чуалтып, горур шаулар идең. Иптәшләреңнең якынлыгы сиңа көч, ышаныч бирер иде. Син чын ак каен булган булыр идең.
Нишләгәнсең син, каен!
Нишләткәннәр сине, каен?!
Монда мин дә сандугач
Яшәргә риза мин монда, Әйләнеп бер яфракка.
Күкләр тәмам зәңгәрләнеп җиткән язгы бер көнне тик кенә торганда күңел табигатькә җилкенә башлый. Апрель җиткән, юлларның бөтенләй өзелгән чагы лабаса. Нилектән болай тәкатьсез ашкыну, кем чакыра,