Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык). Махмут Галяу
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу страница 38
Максим уйга бирелеп, тынып калды.
– Менә шулай, мулла абзый, – диде ахырда. – Марфа белән Митрине өч ел монастырьда ябып тоттылар. Бер елдан әти үлде, гүргә салганда да, аркасындагы камчы эзләре бетмәгән иде әле. Менә мин һаман ыгыр-шыгыр йөрим әле. Менә кара, мулла абзый, – диде Максим, кинәт җанланып китеп. Тиз генә күлмәк итәген күтәреп, Әкрәм карыйга буй-буй камчы эзләре төшкән аркасын күрсәтте. – Менә ул тамгалар! Шул елдан калды. Бер миндә генә түгел, мондыйлар бик күп.
– Алай… Син инде, Максим агай, балаларыңны ярты юлда калдырма. Үзең исән чакта аларны бераз укыт. Дөрес юлга бастыр.
– Бик ярар иде дә, минем үзем өчен ике дин дә бер. Ә менә балаларны мөселман итәсе иде.
– Малаеңны миңа китер, – диде Әкрәм карый. – Коръән сүзе өйрәтермен үзенә. Әгәренки кыса башласалар, мәзингә хезмәтчелеккә бирдем, диярсең… Алла боерса, ул баш тартмас, сүземне тыңлар.
Максим, чалбарның соңгы күкләвен алып, Әкрәм карыйга сузды да:
– Мә, мулла абзый, чалбар булды. Моны киеп намаз укыганда, мине дә догаңнан ташлама, – диде. Шуннан соң сәкегә менеп утырды.
Әкрәм карый, яңа чалбарын тотып, ишеккә юнәлде. Шулвакыт Максим, аны туктатып:
– Туктале, мулла абзый, чалбарны бир әле! – диде. Чалбарны селеккәләп карады да карыйга кире бирде, үзе сәкедә яткан чүпрәк кисәкләрен актарырга кереште, хәтта киезне дә ачып карады.
– Ни җуйдың? – дип сорады карый.
– Уймагым каядыр киткән… Әле генә шушында иде. Әй хәтер дигәнең!
Җиһан абыстай аны чәйгә чакырды.
– Әллә кая китмәс, табылыр әле! – дип, Максим үз-үзен юатты, уймакны эзләүдән туктап, иңенә бишмәтен салды, яланаякка гына киез итеген киде дә аш өенә чәй эчәргә керде. Әкрәм карый, намаз укырга дип, өске катка менеп китте.
Әкрәм карыйлар йортында Мөбин ахун заманыннан калган пыяла шкаф бар. Шул шкафның эченә төрле зурлыктагы чынаяк, тәлинкәләр, калай чәйнекләр тезеп куелган. Әкрәм карый шул чынаяклардагы кытай сурәтләренең башларын пәке белән әйбәтләп кырып чыкты: мөселман кешенең өендә кеше сурәте булырга тиеш түгел. Мөэмин-мөселман, намаз укыган чагында, сурәтләргә карап баш имәс бит инде! Эшсезлектән эче поша башласа, Әкрәм карый гадәтенчә, сабый бала кебек мавыгып, савытларны күчергәләргә керешә. Намазлыкка намаз укырга утырган саен, ул яраткан шкафына һәм шундагы «башсыз кытайлар» га күз салмыйча калмый иде.
Менә бүген дә ул, өстенә камзул, башына бохар кәләпүше һәм яңа гына тегелеп беткән чалбарын киде дә, намазлык җәеп, өйлә намазын укырга җыенды. Беренче тапкыр сәҗдәгә китүендә үк ул, урыныннан сикереп