Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык). Махмут Галяу

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу страница 40

Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу

Скачать книгу

атыннан төшмичә генә, кычкырып сәлам бирде. Шундук ишектән Сафа йөгереп чыгып, куштанга баш-башы чиккән озын сөлге сузды. Әллә нинди бизәкләр төшереп, нечкәләп чиккән бу матур сөлгене күргәч, бала-чага сокланып шаулаша башлады.

      Бу сөлге Саҗидәнең Сабан туена дигән бүләге иде. Ләкин бүләк җыючы куштан сөлгене Сафа кулыннан алырга ашыкмады. Бөеренә таянды да, тирә-юнендәге бөтен кеше ишетсен дигәндәй кычкырып:

      – Сезнең кебек Миңлебай карт токымы өчен мондый бүләк кенә аз. Менә дигән итеп, бөтен йоласын китереп, авылда бер дигән кызга өйләндең, ә үзең нибары бер сөлге бирәсең. Кызны ябыштырып алган шикелле. Болай булмый, Әхмәтсафа! Миңлебай карт оныкларына болай килешми! Халык сездән чапан көтә… Шулай бит? – диде, иптәшенә карап.

      Анысы, «әйе, шулай» дигәндәй, сүзсез генә баш какты. Куштанның бу сүзе үзенә күрә көлеп әйтүе иде. Моның мәгънәсен олылар түгел, кечеләр дә сизде, Сафа да аңлады. Ул уңайсызланып, кызарынып китте, шулай да сиздермәскә тырышты. Сүзгә каршы шаяртып җавап кайтарды да сөлгене яңадан куштанга сузды, ләкин тегесе сөлгене тагы алмады.

      Җыелган халык, кызыксынып, Сафаны күзәтеп тора иде. Ә куштан:

      – Миңлебайлар ыруыннан бер чапан! – дип, үз сүзен куәтли бирде.

      Сафа, аптырап, сөлге тоткан кулын кире төшерде дә, ашыга-ашыга, өйгә кереп китте.

      Өйдәгеләр барысы куштанның сүзен ишеткәннәр иде. Сафаны бу уңайсыз хәлдән коткарыр өчен, урамга Вафа да, Патый да чыкмады. Мич алдында эндәшми генә савыт-саба юып маташкан Саҗидәне Патый, ачуы килеп, әллә нинди әшәке сүзләр белән тиргәп тора иде.

      Сафа, өйгә кереп:

      – Нишлибез инде хәзер? – диде.

      – Менә гел шулай була ул, – дип ябырылды аңа Патый. – Олылар сүзен тыңлый белмәсәгез, менә хәзер мыскыл иткәнне күтәрә белегез. Хөрмәтле Миңлебай карт ыруын мәсхәрә итүе берни дә түгел иде сезгә. Менә хәзер түзегез инде! Әнә ул шуның җимеше инде!.. Йә, ничегрәк соң? Бик күңеллеме?

      – Җитәр инде, әнкәй, вакыты ул түгел. Урамда халык көтеп тора… Нәрсә дип әйтик? Нишлик? – диде Вафа, аның сүзен бүлеп.

      – Чәнчелеп китегез! Хәзер генә утырып чапан тегеп бирә алмыйм лабаса мин! – дип кычкырды Патый.

      Сафа өмет белән абыйсына карады. Вафа исә, мыскыллы гына көлеп:

      – Бик булган егет ич син! Бар, Бохарага барып, чапан алып кайт, – диде.

      Тыштан:

      – Әхмәтсафа! Чапаның әзерме? – дигән тавыш ишетелде.

      Аз гына да көттерергә ярамый иде.

      Сәке түрендә дәшми-тынмый тәсбих тартып утырган Зөһрә карчык сүзсез генә киштәгә таба үрелде. Киштә астында зур кадакта мәрхүм иренең бердәнбер истәлеге – Миңлебай картның төсе уңып беткән чапаны эленеп тора иде.

      – Мә, улым, чыгарып бир, – диде карчык, калтыранган куллары белән чапанны сузып. – Тынычлансыннар… Бу кадәр намуссызлыкка мәрхүмнең җаны рәнҗемәсен.

      – Ай-ай-ай, нинди юмарт! Әйтәсе дә юк! – дип тезеп китте Патый, көлеп.

Скачать книгу