Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык). Махмут Галяу

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу страница 44

Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу

Скачать книгу

иде – җәмгысы буладыр биш тәңкә дә алтмыш тиен. Синең өстә бер пот та унбер кадак мунчала исәпләнә. Әҗәтең өчен җәйгә арыш урырсың, ә мунчаланы хәзер үк китер.

      – Узган атнадагы мунчала бик чүпле иде бит. Анысын да минем өскә язарсыңмы инде, мәзин абзый?

      – Һа, әйтте сүз!.. Җәбраил фәрештә өстенә языйммыни мин аны?

      – Ихтыярың, мәзин абзый, теләсәң ни эшлә. Бер чыптаны ничек итеп җитмеш тиеннән саныйсың – һич аңлый алмыйм. Аның базар бәясе дә егерме тиен генә бит… Үзең дә калага шул бәягә илтеп сатасың.

      – Сатсам соң! Анда синең ни эшең бар? Калада миңа акча бирәләр. Ә син нәрсә бирәсең, бетле хәерче?

      – Тагы эш бир миңа, мәзин абзый.

      – Юк, бирмим… Эшли белмисең, синең күзең эренли. Мунчаланы бүген үк китергән бул. Ишеттеңме? Исеңнән чыгарма!

      – Берәр пот кына булса да он бир инде, мәзин абзый… Эшләп түләрмен. Балаларның ашарына юк.

      – Әнә Ходайдан сора. Мин сезгә бирә-бирә бөлеп беттем инде, шулай да рәхмәтен ишеткәнем юк…

      – Ел буе бөтен җәмәгатебез белән сиңа эшлибез, мәзин абзый, алай да тамагыбыз туймый, өстебез-башыбыз тишек, әҗәттән чыга алмыйбыз… – дип сөйләнде агай, зарланып.

      Мәзин аның сүзен бүлде:

      – Ярый, ярый! Бар! Мескенгә салышып торма. Ходай ярдәм итәр, хәер сорарга чыгарып җибәрмәс… Мунчаланы китерергә онытма.

      Мәзин, ачуын әлеге агайдан алып бетергәч, Сафага тыныч кына мөрәҗәгать итеп:

      – Ни бар, Әхмәтсафа? – диде.

      Бу хәлгә шаккатып торган Сафа мәзин соравын ишеткәч сискәнеп китте.

      – Киңәшкә килгән идем.

      Мәзин:

      – Әйдә, алайса, – дип, Сафаны кибетенә алып китте.

      Кайгыга сабышкан теге агай, хәлсез аякларын көчкә сөйрәп, капкага таба атлады.

      Мәзин, калай белән тышлаган ишекне ачып, кибеткә керде. Сафа да аның артыннан иярде.

      – Йә, сөйләп җибәр, Әхмәтсафа, ни йомыш? Тыңлап карыйк! – дип, мәзин авыр гына итеп эскәмиягә утырды.

      Сафа үзенең төп йорттан аерылып чыгарга ниятләвен сөйләп бирде.

      – Мин нинди киңәш бирим? Үз эшеңә үзең хуҗа инде син… Чыпта сугарга керешмәссең бит? Мин сиңа нәрсә дип әйтим?

      – Йорт-җир булдыру җиңел эш түгел бит, мәзин абзый…

      – Шуннан ни булган? Бүтәннәрдән синең кай җирең ким? Башкалар яши ич, булдыралар. Хатынның да бик уңганы, акыллысы туры килде үзеңә. Менә икәүләп эшләрсез. Тырышыгыз! Ниятеңнән кайтма. Аллага тапшыр…

      – Мал-мөлкәтне абый белән гадел итеп бүләсе иде, мәзин абзый. Андый чакта төрле хәл була бит, үзең дә беләсең… Менә без шул эшкә син дә катнашсаң, әйбәт кенә узып китмәсме дигән идек. Ризалыгыңны бирмәссеңме?

      – Булмый, берни барып чыкмый, – диде мәзин. – Беренчедән, минем синең әниең вә абыең белән борчак пешми. Ансын үзең дә бик яхшы беләсең. Алар күбрәк остабикәне тыңлыйлар. Икенчедән, минем тиктомалдан синең әниең теленә эләгәсем килми… Бигайбә, энем, берни дә эшли алмыйм.

      Каршы

Скачать книгу