Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык). Махмут Галяу
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу страница 45
Әмма каз, үрдәк, тавык һәм өй әйберләренә килеп җиткәч, хәл бөтенләй үзгәреп китте. Моңарчы дәшми генә утырган Патый телгә килде, өлкән киленнең дә теле чишелде. Саҗидә дә сүзсез калмады. Шулай итеп, талаш китте.
– Иләк тә, чиләк тә минеке.
– Тәпәнем үзем белән бергә картайды. Куәс чиләген мәрхүм ирем сатып алган иде. Менә ничә ел аның төсе итеп саклап киләм! – дип чәрелдәде Патый, яхшы әйберләрнең берсен дә Саҗидәгә бирергә теләмичә.
– Бирмәсен, кирәкми! Иләген башына капласын, куәс чиләгенә кереп тончыксын! – дип кычкырды Саҗидә.
Вафа әнисен яклады. Сафа әнисе белән абыйсын акылга килергә өндәп карады, ләкин аны берсе дә тыңламады. Талашучыларның тавышлары торган саен әчерәк чыга башлады. Озакламый бу талашка Сафа үзе дә кушылды.
– Куәс чиләген сиңа биргәнче, мин аны, ватып, мичкә ягам! – диде Вафа, ачуына буылып һәм, балта алып, мичкә таба китте.
– Ә мин самавырны сезгә калдырмыйм. Әрәм булса булсын, – диде моңа каршы Сафа һәм самавырга барып тотынды.
Тәмам ярсыган ике туган бер-берсенең бугазына ябышырга җитеште, әмма шулай да, тыелып калып, әллә нинди сүзләр белән бер-берсен сүгә-сүгә, әйбер бүлешкәндә карап торырга дип картларны чакыра киттеләр. Өй эчендә әче хатын-кыз тавышы гына ишетелә башлады.
Картлар килеп җитте. Ике туган, бер-берсен бүлә-бүлә, аларга хәлне сөйләп бирде. Капка төбенә бер көтү бала-чага җыелды. Олылар, бернинди тартынусыз ишегалдына кереп, өйдәге бәхәсне тыңлап торалар иде.
Вафа да, Сафа да алда килешкән сүзләреннән кире кайттылар. Вафа, яңа арбаны ватып көл итәм, дип кычкырынды; Сафа исә, айгырыңны сәнәк белән кадап үтерәм, диде. Патый бертуктаусыз Вафаны котыртып торды.
Ахырында картлар үзләре катнашыннан башка эшне хәл итеп булмаслыгын аңладылар.
– Башка чыгып, йорт-җир булдыру җиңел эш түгел ул. Син иске йортта каласың, Вафа, син чигәргә тиешсең, – дип, Вафаны үгетләп карадылар.
Вафа чигү турында ишетергә дә теләмәде.
Шуннан соң инде картлар Сафаны күндерергә керештеләр.
– Син, Сафа, яшьрәк кеше. Килеш, риза бул. Абыең сиңа атаң урынына калган кеше бит.
– Безнең дә һәркайсыбыз эшне юктан башлады, шулай да, Аллага шөкер, ач калмадык… Ходай сәламәтлек белән бәхетеңнән аермасын дип теләсәң, калганы барысы да булыр, Сафа.
– Килеш, Сафа! – диделәр.
Сафа төрле яктан яуган үгет-киңәшкә каршы килә алмады. Саҗидәнең дә озакка сузылган