Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык). Махмут Галяу
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу страница 56
– Исәнмесез, шәкертләр! – дип өстәде.
Бөтен мәдрәсә эчендә:
– Ефим поп килгән! Әйдәгез, моназарага киттек! – дигән тавышлар яңгырады.
Ефим Малов мәдрәсә тормышы, мәдрәсә гадәтләре белән яхшы ук таныш булган атаклы бер миссионер иде. Кайвакыт ул мәдрәсәгә үзе килә, кайвакыт исә шәкертләрне үз өенә чакыра, татарның дини һәм «голәмә» даирәләре белән даими багланыш тота. Монда ул үзенең миссионерлык эшенә кирәкле белемне ала иде.
Берничә минуттан сыйныф бүлмәсенә шәкертләр кереп тулды. Сакаллылардан алып яшүсмерләргә хәтле җыелдылар.
Исәнләшеп сәлам алышканнан соң ук, моназара үзеннән-үзе кызып китте. Сүз Алла бер генәме, әллә берничәме дигән мәсьәлә хакында иде. Ефим поп, Алла бер генә, ди, ә шәкертләр, Алланың берничә булуы мөмкин, дип исбат итәргә тырышалар иде. Поп ул заманда шәкертләргә мәгълүм булган мондый формуланы китерде:
– Әгәр аллалар күп булса, алар үзара талашып, сугышып бетәрләр иде, – диде.
Шәкертләр, төкерекләрен чәчеп, кулларын бутый-бутый, попка ябырылдылар:
– Ля нөсәллим![16] Дөрес түгел!
– Аллалар күп, алар бер-бере белән килешеп эш итәләр.
– Ни өчен аллалар дус яшәп, дөнья белән үзара тату идарә итә алмасыннар?
Ефим поп, ислам дине белгече кебек, Коръәннән өзекләр китереп, шәкертләрнең башын катырып бетерде. Ә шәкертләр аның саен кыза барып, берничә Алла барлыгын мантыйк буенча да исбат итәргә мөмкин, дип, миссионерны ышандырырга тырыштылар. Коточкыч шау-шу купты. Беркем дә бер-берсен тыңламады. Тәрәзә пыялаларыннан болганчык су ага башлады. Тынчу, бөркү ис белән тулган сыйныф бүлмәсе бакалар бакылдашкан сасы сазлыкны хәтерләтә иде.
Бәхәснең кызып җиткән бер чагында бүлмә ишеге төбенә дәмулла Кәрим ахун килде. Ул, шәкертләр артына посыбрак, моназараны беравык тыңлап торды да, миссионер белән бәхәскә керәсе килмичә, мәдрәсәдән шыпырт кына чыгып китте.
Кызып җиткән шәкертләрнең телләренә ни килсә, шуны кычкыра башлауларын күргәч, Ефим поп җавап бирмәс булды.
Үзе янында утырган ике шәкерткә:
– Иртәгә миңа килегез… Бүген башлаган бәхәсне шунда төгәлләрбез. Биредә мин бүтән кала алмыйм. Башым авырта башлады, – дип, урыныннан кузгалды.
Шәкертләр тайпылышып юл бирүгә, поп бүлмәдән чыгып китте. Ул мәдрәсәдән киткәч, шәкертләр:
– Картның кирәген бирдек соң!
– Поп тәмам телсез калды!
– Әйтергә сүзе булмагач, чыгып тайды шул! – дип мактаныштылар.
Кайберәүләр
16