Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык). Махмут Галяу

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу страница 57

Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу

Скачать книгу

поп йортына ике ел буе килеп йөреп, шулвакыт эчендә бай миссионерның йортында үзләшеп беткәннәр, һәрвакыт үзләрен ачык чырай белән елмаеп каршы алучы сөйкемле генә асрау кыз белән дә танышып өлгергәннәр иде. Шәкертләр аның зифа буена, дәртле йөзенә сокланалар, урысчаны ватып-җимереп булса да, аны сүз белән әвәрә кылалар. Шушы яшь кыз белән сөйләшү алар өчен Ефим поп йортына тарта торган бер җим иде.

      Кыз бигрәк тә Барыйга ягымлы карый иде. Ул, һәрвакыт Барыйга якынрак килеп, аңа таза ботлары белән кагылырга, янып торган дәртле күзләре белән аның күзләренә карарга тырыша.

      Ефим поп озак көттермәде. Кунаклар янына чыгып, алар белән ике куллап күреште дә ягымлы бер тавыш белән:

      – Рәхим итегез, мәхдүмнәр! – диде.

      – Бүген без килергә уйламаган идек тә, вәгъдәбезне бозасыбыз килмәде инде, – диде Гали исемле озын шәкерт.

      – Нигә?

      – Яман салкын… Безнең юка җиләннәр мондый суыктан начар саклый шул.

      – Шулай, билгеле, шулай!.. Сезгә чалбар кию дә тыелган бугай әле?

      – Тыелса да, чалбары булган кеше кия. Чалбары булмаган кеше нәрсә кисен?

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

      Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

      Примечания

      1

      Мәдәни җомга. – 2016. – 18 ноябрь.

      2

      Казан утлары. – 1966. – № 12. – 38–39 б.

      3

      Мәһдиев М. Хатларда кеше язмышлары // Сөембикә. – 1993. – № 11. – 20–21 б.

      4

      Җәлил М. Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 4 т. – 69–73 б.

      5

      Казан утлары. – 1976. – № 6. – 133–144 б.

      6

      Мәдәни җомга. – 2016. – 18 ноябрь. – 9 б.

      7

      Кызыл баш – төрек солтаны.

      8

      Нәсрани – христиан динендәге кеше.

      9

      Габрани – яһүд динен тотучы.

      10

      Нәүрәп – баз.

      11

      Ләүхелмәхфүз – язмыш тактасы.

      12

      Кодай – Ходай.

      13

      Комач – ачык кызыл төстәге киҗе-мамык тукыма.

      14

      Дәмулла – дамелла: 1) югары мәктәп укучысы; 2) зур укымышлы, дәрес бирүче.

      15

      Моназара

Скачать книгу