Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 36

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов

Скачать книгу

чайкарга кереште. – Кая бара инде ул бичаралар, дисең син. Тормыш шулай яратылган инде ул. Бер алдын, биш артын күрсәтеп, гелән айкалып та чайкалып торган көне бу фани дөньяның. Берни эшләр хәл дә юк. Һәркем үз чабатасын киеп элдертә бу тормышта…

      Сабирҗан әңгәмәдәшенең күз төпләре капчыкланып торуына игътибар итте. Шунда Хәмит бушаган чокырны алып авызына китерде. Берничә тамчы аракысы калган булган, ахрысы, җыерчыклы муен тиресе астында бугаз төере уйнаклап куйды. Үзе һаман да сөйләнде. Сүзе бер дә бетәр төсле түгел иде аның. Шул инде, дип уйлап куйды Сабирҗан, әшәке эт – борчага, яман адәм сүзгә бай булыр, ди. Иң хикмәте шунда: Сабирҗан, күңел хакы өчен генә булса да, аның берсеннән-берсе шыксыз сүзләрен җөпләп утырырга мәҗбүр иде.

      – Әйе!.. – дип көрсенеп куйды Сабирҗан. – Бу дөньяда бәхет дигән нәрсә без ярлылар өчен түгел…

      – Монда әле, малай, байларга да әллә ни ишелеп тормый… – Хәмит шешәне алып чокырларга салды. – Әйдә, булмаса, булган икән, кабып бетерик инде…

      Ул моңарчы да бераз төшергән булса кирәк, икенче чокырын кабып куйгач исереп үк китте. Сүзенең дә рәте-чираты калмады:

      – Нәрсә ди?! Эшкә мохтаҗ булмассыз диме?.. Ух, зәһәр нәмәстә дә инде. Ә син, якташ, курыкма… Ишетәсеңме, мин бар чагында курыкма. Җылан юлыңа аркылы ятса да курыкма, сине чакмас. Акча шылтыравын ишетергә туры килмәсә дә, ач булмассың… Тик шуны бел: сорасаң бирми алар, ә сорамый алганны күрмиләр. Тик ала белергә кирәк. Ала белү – үзе бер һөнәр ул… Хе-хе!.. – Аннары тавышын киметә төшеп дәвам итте: – Тик ахмак булырга гына ярамый, якташ. Тормыш шундый нәрсә ул… Кая баралар инде алар, дисең син. Кем белә инде аларның кая барасын. Йә алар, йә син инде… Алар куылмаса, сукбай кебек син торыр идең Печән базары чатында. Син шуны аңла: тормышта җайлы, ягъни мәсәлән, җылы урын табарга теләүчеләр күп. Ә андый урын, белгәнеңчә, бик аз, һәркемгә дә тәтеми. Андый урын өчен хәзер кеше җанын фида кылырга, бер-берсенең бугазын чәйнәшергә әзер… Андый вакытта, туганкаем, бернәрсә белән дә санашып тормыйлар: йә син ашыйсың, йә сине кабып йоталар. Дөянең күз яшеннән курыккан бүре ачтан үлгән, ди… – Бермәл Хәмитнең уйлары буталып торды. Аннары кеткелдәп көлде дә янә сөйләп китте: – Ну, малай, хатыныңны әйтәм әле… Һаман да элеккеге кебек чибәр, сылу… Сылулыгы чамадан ашкан кыз иде шул ул. Син тагын минем бу сүзләремне авырга ала күрмә. Белгәнеңчә, дустың йә атыңа, йә хатыныңа кызыгыр, ди. Хе-хе!.. Син бит, хәерсез җан, мүкләк булсаң да, авылның бер дигән кызын кулыңа төшердең. Гәрәйханнарны әйтәм әле, тәки койрык тотып калдылар диген, ә!.. Хе-хе!.. Кызык та иттең ичмаса үзләрен.

      Сабирҗанның, аракыдан бигрәк, авылдашының җан кайтаргыч сүзләреннән күңеле болгана башлады. Шулай да аның сүзен бүләргә килештермичә, көч-хәл белән түзеп утырды. Тегесе исә караңгыланганнан-караңгылана барган лапас эчендә, күзенең акларын ялтырата-ялтырата, акча турында, байлык турында фәлсәфә сата бирде.

      – Син тагын, якташ, байларга мал-мөлкәт үзеннән-үзе килә икән дип уйлый күрмә. Кая ул!.. Билгеле, аларга безнең кебек маңгай тирләрен түгәргә туры килми. Әмма мал-мөлкәт тә үзеннән-үзе бирелми… Шулай ук безнең җилкәне тунап кына

Скачать книгу