Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 39
Ярата, бик ярата ул менә шулай табигать куенында булырга. Андый вакытларда ул үзен бик күп кирәксез нәрсәләрдән арынып, җиңеләеп, хәтта бераз пакьләнеп калган сыман хис итә.
Искәрмәстән генә, агач башларын шыксыз шаулатып, җил исеп куйды. Бераздан ул аска да үтеп керде. Куак-әрәмәлекләрнең берән-сәрән генә эленеп калган яфраклары белән шаярып, шомлы гына кыштырдатып алды. Эт тә кинәт, шәмрәеп, «Бу ни бу?» дигәндәй, әрекмән колаклы башын чак кына кыңгыр салып катып калды.
Көзге көн – кияү холкы дип әйтмәсләр иде аны борынгылар. Баягынак кына көн искиткеч аяз, матур иде. Искәрмәстән җил чыкты, торган саен көчәйде. Ул да булмады, күк йөзен салынкы, үркәч-үркәч авыр болытлар тоташтан тыгызлап каплап та алдылар. Һәм җәй көннәрендәгечә, күк күкрәтеп, яшен яшьнәтеп, вак иләктән сибәләгәндәй, тузгып-төтенләп ява да башлады. Җиһанга караңгылык иңде, тынлык урнашты.
Асылхан тиз генә торып атын иярләде дә юлын дәвам итәргә булды.
Яңгыр коя да коя. Ансыз да атналар буена тоташтан яуган явымнардан соң мул булып дымланган җир өсте тиз арада чыланды, юл өсләренә күлдәвек булып сулар җыелды. Ә яңгыр туктау турында уйламый да иде.
Җитмәсә, тагын көн дә кичкә таба авышып килә. Чыланып, тәмам эштән чыккан Асылхан куну турында баш вата башлады. Утарга кадәр ерак, ким дигәндә, егерме биш чакрымнар тирәсе бар. Хәер, анда барып җитәргә дип ашкынмый да ул. Чөнки анда управляющий вазифасын хатынына туган тиешле бер бәндә үти. Ул кеше белән Асылханның очрашасы да, очрашкач сөйләшәсе дә килми иде.
Билгеле, тагын бер урыны бар Асылханның төн үткәреп чыгу өчен. Әмма анда сугыла-нитә калсаң, олы кунак буласыңны көт тә тор. Анысы – мәрхүм әтисенең җан дусты, ахирәте, хәтта табындашы, бөтен Арча ягының иң мөхтәрәм кешесе, даны Рәсәйгә таралган алпавыт Габдрахман Ишморатов. (Бу затлы шәхеснең исеме Тукай тарафыннан да берничә мәртәбәләр телгә алына.) Асылханның тормышны белгән, кешеләрне байтак сынаган мәрхүм әтисе әлеге алпавыт алдында баш ия, мөкиббән китә иде. Хәтта үзе өчен терәк-таяныч итеп саный иде. Хәер, бер караганда гаҗәп тә түгел, чөнки Асылханнарның төп доход чыганагы, тормыш таянычы булган Арча ягы утарын да, хак булса, Габдрахман алпавыт кулга төшерергә, соңрак киңәйтергә, аякка бастырырга ярдәм иткән, имештер. Әйе, әтисе өчен үрнәк, мәртәбәле кеше иде Ишморат алпавыт. Әтисенең дөнья куюына өч-дүрт ел үтүгә дә карамастан, картның Габдрахман бай турында әйткән сүзләре әле дә булса хәтерендә. Гомер бәясе торырлык кеше, дияр иде ул Ишморат алпавыт турында. Мохтаҗларга ярдәм итә, кыйналган-җәберләнгәннәрне