Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 43

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов

Скачать книгу

үтенгәч, гүзәл хатынын ияртеп, өлкән улы кунакка кайтып төшкән. Ул вакытта инде кулларында тыпырдап торган Чыңгыз атлы ир балалары булган. Башкала тәрбиясе алган, алтын погоннар тагып җибәргән улын күргәч, Мирзахан байда хәтта чак кына горурлану кебек нәрсә дә уянып куйган. «Әйе, моның хәзер үз дөньясы икән инде…» дигән нәтиҗә ясаган ул.

      Ахыр чиктә Мирзахан бай бөтен өметен уртанчы улы Галимханга баглый. Асылханны исә: «Җебегән, безнең нәселгә тартым түгел. Рәт чыкмас. Чит-ят оядан эләккән гарип бәбкәгә охшаган…» – дип, бик үк үз итеп бетермәгән.

      Ул вакытларда инде Мирзахан бай, берьюлы өч камытка җигелеп, сәүдә эшен зурдан йөрткән була. Таныш-белешләре дә күбәйгән. Бик зирәк, бик үткен, бик мәртәбәле сәүдәгәр саналган ул. Исеме алдан йөргән аның. Килде-китте кеше белән эш итмәгән.

      Әле дә булса хәтерендә Асылханның, әтисе, зурдан кубып, Тобол ягыннан кайткан бер атаклы Себер баен ашка алырга дип әзерләнеп йөрде. Атнага якын әзерләнделәр бугай. Бу хәл яшүсмер Асылханда да кызыксыну уятты. Әтисенең сүзләренә караганда, ярты Себерне кулында тота торган бик хикмәтле кеше икән. Ул гынамы әле, шул бай торган шәһәр аша үтүче башка байлар, көмеш шөлдер-кыңгырауларын чыңлатмаска тырышып, «сүндереп» уза торган булганнар.

      Ниһаять, килде Себер бае. Чыннан да, бик мәһабәт кеше икән. Өстендә бик затлы чуар бохар чапаны иде аның. Иң түрдә, як-ягына мендәрләр куеп, янына куйган мендәргә янтая төшеп утырды ул.

      Нәкъ менә шул олуг мәҗлестә беренче тапкыр күрде дә инде Асылхан Арча ягы алпавыты Габдрахман Ишморатовны. Бик чибәр, бик могтәбәр кеше иде ул. Өс-башы гаять килешле, затлы. Утыртма якалы озын казаки, башында – каракүлдән кырку бүрек. Һәр хәрәкәте килешле, табигый иде аның. Алар Себер бае белән янәшә утырдылар. Уртак телне дә бик тиз таптылар булса кирәк.

      Асылханның шулай зурдан кубып әзерләнгән, мул нигъмәтле табынны да беренче һәм соңгы тапкыр күрүе булгандыр. Мулланыкы мулдан дигәндәй, дәрәҗәле олы кунаклар хөрмәтенә табын, чыннан да, җиренә җиткереп әзерләнгән иде. Хәер, гаҗәпләнерлеге дә юк, чөнки Казан каласының атаклы аш-су осталары ике тәүлек буена куна-төнә яттылар. Нәтиҗәсе дә күз алдында: табында – җәннәт сые.

      Башта мәҗлес тигез генә барды. Кысташтылар, авыз суларын корытып кемнәрнедер мактадылар, кемнәрнеңдер (нинди юллар беләндер) кинәт кенә бихисап күп мал-мөлкәтле булып китүләре турында гәп саттылар. Аннары инде, гомумән, сәүдә кәсебен күккә чөя башладылар. Янәсе, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам үзе дә сәүдәгәр булган…

      Әмма кыйммәтле, затлы шәраб-эчемлекләрдән бушаган шешәләр арта барган саен, кунакларның да телләре чишелә, ачыла барды.

      Сүз әкренләп сәүдәгәр комарлыгы, «матди файда итү», «тиенне тиенгә кушу» ише сүзләргә күчте. Дуслык, әшнәлек турында да гәп сатып алдылар. Әшнәлек барлык канун-законнардан да, хокук-вазифалардан да өстен тора икән. Язылмаган закон буенча үзара сәүдә итешкән партнёрлар һичкайчан да конкурентлар булмыйлар, ягъни

Скачать книгу