Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 44
– Безнең эштә, ягъни мәсәлән, сәүдә эшендә, кеше чын мөселман булып кала алмый. Сәүдә эше – талау, алдашу, күз буяу ул. Сәүдә эшендә дуслык та, туганлык та, кыскасы, андый хисләр читтә торырга тиеш. Чөнки сәүдә эше ул – берсеннән-берсе яманрак жуликлар, маклерлар, скупщиклар, откупщиклар, ростовщиклар белән бәйле кәсеп…
Себер бае сөйли, ә табын янындагылар аның зирәклеген, тапкырлыгын, хәйләкәрлеген мактый-мактый, хуплый-хуплый утыралар…
– Һай, рәхмәт төшкере! Вәт булдыргансың ичмаса! Мондый очракта «Афәрин!» димичә ни диясең…
Татарда гомер-гомергә мәҗлес күзгә-күз карап аралашу, төпле һәм ипле сүз сөйләшү, акыл тирәнлеген һәм зиһен йөгереклеген сынау урыны булган.
Соңрак Асылханга «баюны максат итеп куйган кеше иң элек үзенең кешелек сыйфатларын югалтырга тиеш» дигән сүзләрне дә ишетергә туры килгәләде. Андый сүзләрне ишетү белән, кылт итеп, әлеге Себер бае сөйләгән вакыйгалар искә килеп төшә торган иде.
Еллар узды.
Мирзахан бай уртанчы улы Галимханны, кая гына барса да, үзеннән калдырмады. Дөнья күрсен, күзе ачылсын дип уйлый иде булса кирәк. Зур корабка – зур диңгез дигәндәй, ни әйтсәң дә киләчәк шул улы кулына калачак бит. Өлкәне – офицер, ә төпчегеннән он суы да, тоз суы да чыгарга охшамаган…
Мәкәрҗә ярминкәләренә баргач, Мирзахан бай тирә-якны дер селкетеп кулында тоткан атаклы купец Гарденчта кунакта була. Карт бай баштарак бу турыда җае чыккан саен горурланып телгә ала торган иде. Янәсе, «Нижнийның хуҗасы» купец Гарденч белән Миколай патша булып Миколай патша кул биреп күрешкән. Әмма Гарденч үзе, кешеләр белән исәнләшкәндә, кулын бирми, биргәндә дә, гильдиясен, дәрәҗәсен күрсәтү өчендер инде, нибары ике бармагын гына сузып күрешә торган булган. Ә Мирзахан байны күрү белән: «О-о, Казанский князь!..» – дип, кочагына алып, мөселманнарча ике куллап күрешүләрен искә төшереп, мактанып куярга да онытмый торган иде.
Менә шунда танышып дуслашалар да инде «яшь князь» Галимхан белән Гарденчның бердәнбер улы Захар. Әмма бу сәер дуслыкның ахыры яман фаҗига белән тәмамлана…
Икенче җәйгә чыгу белән, Галимхан, юк йомышны бар итеп, Нижнийга китә. Сәбәбе: Захардан хат ала. Бик тә инде кызыктырырлык итеп чакырган, гомергә онытылмаслык итеп типтерәчәкбез, туйганчы күңел ачачакбыз, дигән. Билгеле инде, берсеннән-берсе сылу барышнялар белән дә таныштырырга вәгъдә иткән…
Мирзахан бай каршы килми, әлбәттә. Улының мир тотучылар белән аралашуына куана гына. Чөнки ул белә, кош баласы да, канат ныгытып очарга өйрәнгәч, үз өеренә юл ала: карга – карга өеренә,