Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 45
Бәла бер килә башласа килә бит ул. Тимерханның хатыны Мәскәү белән Казан арасында, поездда үләт авыруы белән чирләп егыла. Казанга кайтып җитеп тәүлек тулды дигәндә, яшь ана, сабый баласын калдырып, фани дөнья белән бәхилләшә. Шулай итеп, Мирзахан байлар өеннән бер-бер артлы ике зур мәет чыга.
Тәмам аптырашта калган бай, хуҗалыкны үз кулыңа ал, дип, кабат өлкән улына мөрәҗәгать итеп карый. Әмма Тимерхан бу турыда ишетергә дә теләми. Мирзахан байга: «Йа Хода! Ата кеше үз мирасын үз баласына тапшыра алмас заманнар да җиттемени? Малга – хуҗа, улга ата кирәклекне дә төшенмиләр бит!..» – дип лаф орып сукранырга гына кала.
Бәла ялгыз йөрми…
Тимерхан, яшь тә тулмаган Чулпания исемле нәни кызчыгын «вакытлыча гына» Казанда калдырып, Питерга кире китеп бара. Шул ук көзне аның яңа төр торпеда сынаганда катеры-ние белән шартлап һәлак булганлыгы турында хәбәр алына.
Мирзахан бай бу хәбәрне күтәрә алмый, урын өстенә ава.
Билгеле, Тимерханга, «Бөек монархия алдында күрсәткән хезмәтләре өчен» дип, зур гына пенсия билгелиләр… Улы Чыңгызны дәүләт хисабына укырга бирәләр. Питердагы бай туганнары исә балаларны үзара бүлешкәндәй итәләр: Чыңгыз аларга була, кыз бала Казанда кала.
Мирзахан байга, теләсә-теләмәсә дә, «чит оядан эләккән, акылга камил булмаган» кече улы белән эш итәргә кала. Ә бит ул Асылханны баштарак бар дип тә белми, тәмам кулын селтәгән иде. Хәер, улы да атасы күзенә чагылмаска тырышты. Җәй җиттеме, әйдә Идел буена, таныш маякчылар, балыкчылар янына. Атналар буе кайтмыйча ятар иде. Көймәдә йөзә, балыкка куйган ауларны тикшерә. Соңрак инде искәрмәстән генә сунарчы булып китә. Киек-кош кирәккә йөрми Асылхан, уенда кала шау-шуыннан, тормыш мәшәкатьләреннән читтә булу, табигать куенына «чуму» гына иде.
Гөрләп барган сәүдә эше, чыңлап тиенгә-тиен кушылып торган саф табыш чыганаклары, Мирзахан бай түшәккә менү белән, күзгә күренеп, кулдан ычкынып таркала башлый…
Карт көч-егәре бетүне сизеп, тагын бер талпынып карый, булган капиталына бер-бер артлы ике такта яру заводы алып җибәрә. Берсе – Арча ягында, икенчесе бөтенләй капма-каршы якта, Паратовның суднолар ремонтлау мастерскойлары тирәсендә була. Икесенә дә чимал-агач очсыз гына бәя белән мари урманнарыннан чыгарыла…
Ләкин бу эш бик мәшәкатьле иде, күп вакытны сорый, күз-колак булуны таләп итә. Мирзахан бай бердәнбер улын әле анда, әле монда йөгертеп карый. Әмма Асылханның кая гына барса да «юлы уңмады», кирәкле эшне җиренә җиткереп әйләндереп чыгара алмады.
Мирзахан бай, «үзеннән барыбер рәт чыкмас» дип, ахыр чиктә улын күзле-башлы итәргә була. «Ирен агулап үтерде» дигән яманаты чыккан булса да, йорт-җир өчен бик кулай килен дә таба. Чыннан да, әгәр дә хак булса, Мәрхәмбикә, җәбер-золымга түзә алмыйча, ирен агулап үтергән