Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 49

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов

Скачать книгу

өчен дә: «Җыен браматны җыеп кайтасы булмагыз!..» – дип пыр туздырган иде.

      Полицейский өйгә кереп китте.

      Сабирҗан исә баскан җирендә кадакланган кебек катты да калды.

      Ул арада полицейский өйалдына чыкты, үрелеп чормага күз салды, хәтта арткы бакчадагы мунча тирәләрен дә әйләнеп килде. Йөгереп-атлап офицер янына килеп, сүзсез генә җилкәләрен җыерып куйды.

      Офицер шулай вакытлы-вакытсыз борчып йөргәннәре өчен байбикә алдында, аннары койма буенда торган бай янына килеп, кабат гафу үтенде дә полицейскийларны ияртеп чыгып китте.

      Ишегалды бушап, тынычланып калды. «Йа Хода! Хәвеф-хәтәр узды бугай…» – дип, Сабирҗан, ниһаять, иркен сулыш алды.

      Байбикә, ярты дөньяны яулап алган кеше сыман, җирәнгән кебек, курчакны сыңар аягыннан гына асып тоткан Чулпанияне җитәкләде дә өйгә алып кереп китте. Ишегалдындагылар да әкренләп кайсы кая таралыштылар.

      Гөлбану гына һаман да елый иде.

      – Җылама, кызым… Җылама. Әниең нәкъ шундый ук курчак ясап бирер үзеңә… – дип юатты аны әтисе.

      – Миңа, миңа үземнеке кирәк…

      Шулвакыт Асылхан бай Сабирҗанны үз янына чакырып алды.

      – Танышларыңмы?.. – дип сорап куйды ул искәрмәстән генә.

      – Кемнәр?..

      Бай түрдәге бәләкәй өй ягына ым какты:

      – Тегеләр…

      Сабирҗан коелып төште. Димәк, бай да күреп калган икән.

      – Юк…

      Бай ышанды. Шулай да: «Кара аны! Бүтән андый хәл кабатланмасын…» – дип кисәтү ясады.

      Асылхан да өйгә, үз ягына кереп китте. Кызын җитәкләгән Сабирҗан гына, юк эшне бар итеп, һаман да әле ишегалдында чуалды. Өенә керергә базмады. Миңлегөл дә эшеннән бушамый, ичмаса!..

      Болай тиктомалга әрле-бирле йөренеп булмый бит инде, шикләнүләре бар. Сабирҗан сак кына өйалдына керде, тамак кырды. Әмма җавап бирүче булмады. «Әллә чыгып та шылганнар инде?» – дип уйлап куйды ул.

      Өйгә керде. Почмактагы киштәдә торган сукыр лампаны алып кабызды. Тәрәзә пәрдәсен төшерде. Шулвакыт тавыш-тынсыз гына ишек ачылды. Аннан бая беренче булып койма аша сикергән кеше килеп керде. Шәһәрчә киенгән. Татар булып чыкты.

      – Исәнме, агай-эне!.. – дип дәште ул Сабирҗанга. – Син мондамыни хәзер?

      – Әйе… – диде Сабирҗан, бернәрсә дә төшенмичә. – Никтер төсмерләп бетерә алмыйм үзеңне…

      – Гаҗәп тә түгел. Без бит синең белән бары бер генә тапкыр күрешкән идек. Теге вакытта, Садриларда… Хәтерләмисеңме? Соң, утын алып кереп, мичкә яккан идең ич…

      – Ә-ә!.. Кайда соң ул хәзер?

      – Садри турында сорыйсыңмы?

      – Әйе.

      – Сөргендә… Себергә озаттылар үзен.

      – Нәрсә булган иде соң? Ни өчен шулай?..

      – Чын кеше булганы өчен… Хәзер бит заманалары шундый. – Һәм шунда ук әйтәсе сүзен әйтеп бетерә алмаудан курыккан кеше сыман тезә дә башлады: – Менә нәрсә,

Скачать книгу