Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 46
Әмма Асылхан гадәтенә хыянәт итә алмады. Хатыны Мәрхәмбикә әйтмешли, һаман да юкка «җил куып» йөри бирде. Күзле-башлы булганнан бирле, хатыны янында калырга, аның тавышын ишетергә теләмичә, ауга дигән сылтау белән тагын да ешрак, озаккарак чыгып китеп югала торган булды.
Тормышны алай дәвам итеп булмаячагын, ниндидер чара күрергә кирәклеген Асылхан үзе дә бик яхшы төшенә иде. Күңеле тарткан, җаны теләгән кешегә өйләнергә кирәк дигән яшерен уе да бар иде аның.
Таң йолдызына тиң Зөһрәне күрү яшерен өмет чаткысын яңа көч белән кабызып җибәрде, «чыннан да…» дигән уе тиз арада бөтен барлыгын яулап алды. Зөһрә күз төшәрлек чибәр, сылу кыз иде.
Асылхан иртәгесен якында гына, шакы-шокы китереп, талкы такыган тавышка уянып китте. Көн тәмам яктырган. Каяндыр, өйалды ишеге ярыгыннан, алтын кылларга охшап, кояш нурлары сузылган… Шушы юк кына нәрсә дә күңел күген аязландырып, ниндидер бер куаныч өстәгәндәй итте.
Өйдәгеләр нишлиләр икән дигән сыман, бераз колак салып тыңлап торды. Юк, бернәрсә дә ишетелми.
Торып өйалдына чыкты. Ишек катындагы урындык өстендә юып киптерелгән киемнәре ята. Ялтыр кунычлы күн итегенә кадәр чистартып куелган. Пөхтәләп төреп куелган киемнәрен, рәхмәт хисе белән алып, ашыкмыйча гына киенде.
Ишегалдына чыкты.
Күк гөмбәзе ачылган. Офыклар киңәеп тә, яктырып та киткән. Баскыч төбендә агач күтәртмәле бер-ике пар юкә башмак ята. Өй кыегында, кояшка яннарын куеп, күгәрченнәр кабарып утыралар.
Өй хуҗалары өйдә кунак барын бөтенләй онытканнар, ахрысы. Барысы да абзар, лапас тирәсендә әвәрә киләләр. Барысы да кырылып эштә.
Бөркәү астында кызларның өчесе дә, тезелешеп басып, талкы талкыйлар. Моны күреп, Асылхан соклануын яшерә алмады. Күрче, ничек матур итеп эшлиләр. Кош – очканда, кеше эшләгәндә матур, дип, бер дә белмичә әйтмәгәннәр икән шул.
Шулчак буралы абзардан бау ишүче үзе килеп чыкты. Башында – ямьшәйгән киез эшләпә, өстендә – озын киндер күлмәк, шундый ук алъяпкыч япкан.
Асылхан сәлам бирде:
– Алла куәт бирсен!
– Амин! Теләгең кабул булсын…
– Бик иртәләгәнсез…
– Башкача булмый. Безнең шулайрак инде: тавыклар белән ятабыз, беренче әтәчләр белән торабыз…
Әйтерсең кемдер әмер-боерык бирде: мизгел эчендә тирә-юнь тынлыкка чумды, барысы да берьюлы эштән туктадылар.
– Ничек соң, һәйбәт йокладыңмы? Урын-җир җайсыз булмадымы? Туңмадыңмы? Эшкә керешеп йокларга комачауламадыкмы?.. Нишләмәк кирәк, таңны таңга ялгап эшләгәндә дә бик таманга туры килә. – Хуҗа кеше сүз тәмен югалтмыйча сөйләнүен белде: – Кем әйтмешли, тормыш итүнең