Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 6
Иң кызыгы шунда: ерак илнең әлеге эшкуары булган өлкән Шандор, безнең якларда кара алтын эзләп йөргән вакытта, татар халкы, аның тормышы, икътисади хәле, мәдәнияте, холык-фигыле хакында күргән-белгәннәрен дәфтәргә теркәп барган икән. Кече Шандор аны да үзе белән алган. Әлеге көндәлекләрдән күренгәнчә, татар халкы бик фәкыйрь яши, алар җиргә иңеп утырган алачыкларда торалар, өйләрендә өреп очыртырлык та ризык юк. Кичкә керсәләр, чыра яндыралар, гомумән, мескен, киләчәге булмаган халык. Бу мәгълүматларның моннан йөз еллар элек, ягъни патша хакимияте вакытында язылганын искә алсак, аларның, нигездә, дөреслеккә туры килүе шөбһәсез. Кече Шандор Татарстанга килгәндә татарларны шундый хәлдә очратырмын дип уйлаган, әлбәттә. Әмма биредә берсеннән-берсе уңган-булган, абруйлы, хәзерге таләпләргә туры килгән белгеч булып җитешкән ирләрне очраткач, Америка кешесе биредә дә яшәешнең никадәр үзгәргән икәнлеген аңлый. Ләкин ул безнең өчен гадәти булган әйберләрне дә, алдау-фәлән булмасын дип, үз кулы белән тотып, үз күзләре белән күрергә тели. Аңа, әлбәттә, андый мөмкинлекне тудыралар да. Ниһаять, татарларның нинди халык булуы турында ул үз күргәннәренә таянып нәтиҗә ясый. Юк, бабасы күзәткәнчә, мескен түгел икән ич татар халкы.
Күрүебезчә, кызыклы ситуация. Әдәбиятыбызда әлегәчә сурәтләнмәгән тормыш материалы. Ләкин сәнгать әсәре иҗат иткәндә, Фатих ага Хөсни әйтмешли, автор ике сорауга төгәл җавап тапкан булырга тиеш: ни әйтергә, ничек әйтергә? Әлеге очракта М. Хәсәнов беренчесе турында төпле генә уйланган булса да, икенчесенә артык көч салмаган диясе килә. Язучы әйтергә теләгән фикернең үтемлелеге бары тик сәнгатьчә камиллек белән тәэмин ителә. Менә ни өчен без һәрвакыт фикер һәм эстетик бөтенлек турында сүз алып барабыз. М. Хәсәновның бу әсәрендә исә публицистика алымнары өстенлек итә.
Роман үзәгендәге вазгыять бер үк вакытта җитештерү өлкәсенә кагылышлы каршылыклар тирәсендә дә куертыла. Яшь галим Рәхим Галимов нефть чыгаруны камилләштерү максатында яңа химик реагент уйлап таба, шуны гамәлдә дә кулланырга тели. Корбан Шөгеров һәм кайбер башка нефтьчеләр яңалыкны хупласалар да, инженер Ногман аңа тискәре мөнәсәбәт күрсәтә. Сәбәбен дә ачык итеп әйтә: аңардан сынаулар уздыруны түгел, нефть сорыйлар. Сүз дә юк, мондый конфликт әсәр нигезенә ята һәм сурәтләнгән характерларны ачуга хезмәт итә ала. Тик шунысы җитенкерәми: автор әлеге техник яңалык серләренә үтеп керми. Шуңа күрә аны тормышка ашыру укучының да кайгысы булып әверелми.
Әдәбият белемендә конфликтны позицион һәм психологик төрләргә бүлеп карау бар. Персонажларның теге яки бу мәсьәләгә төрлечә якын килүләре позицион конфликтны тәшкил итсә, соңгысы үз чиратында кешеләрнең психологик кичерешләрен китереп чыгара. Алар бер-берсенең алшарты булып берләшәләр. М. Хәсәнов романы турында сөйләгәндә, без психологик конфликт турында сүз йөртә алмыйбыз, позицион конфликт та әле ачык билгеләнмәгән, ул геройларның аерым