Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 9

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов

Скачать книгу

гаепсез булуын укучы белеп тора. Тикшерүнең ялгыш юлдан китүе дә кызыксынуны көчәйтеп җибәрә. Иргалинең әнә шундый катлаулы хәл-әхвәлләрдә калуы, шуларның зур осталык белән сурәтләнүе әсәрнең сәнгатьчә көчен тәэмин итә.

      Иргали – халык вәкиле. Хезмәт белән көн күргән кешегә хас сәламәт тән, төпле акыл, эштән тәм, ләззәт таба белү бар аңарда. Себер урманнары уртасында тормышны казык кагудан башлаганда да үзенең кешелекле сыйфатларын раслый. Нәтиҗәдә бу көчле рухлы, төпле акыллы кеше үзедәй монда килергә мәҗбүр ителгәннәрнең таянычына әверелә. Кешеләр арасындагы табигый сайланышның бер үрнәк мисалы бу. Г. Ахунов язганча, «кояш җылысыннан тернәкләнгән агачлар кебек, аның мохитендәге кешеләр моңардан ныклык алалар, күңел төшенкелегенә бирелмәскә, үзләрен саклап калырга тырышалар» (Ахунов Г. Намуслы хезмәт җимеше // Социалистик Татарстан. – 1988. – 8 апрель). Әйе, Иргали шушы шартларда гомумият өчен эшчәнлектә дә үзен булдыклы, иҗади эшләүче, башкаларны да әйдәүче, кирәк икән фидакярлек белән гаделлек өчен көрәшүче итеп күрсәтә. Нәтиҗәдә башлары «себер киткән» якташларының гына түгел, җирле җитәкчеләрнең дә ихтирамын казана. Кайчандыр авылыннан куылган «кулак» ка хәтта ул вакыттагы иң югары бүләк – Ленин орденын бирәләр. Юк, ул мондый дәрәҗәгә ирешү өчен махсус тырышмый, табигате, тәрбиясе шундый, башкача яшәргә һәм эшләргә күнекмәгән. Ул бары тик кешеләргә яхшылык эшләп кенә, башкаларга караганда артыграк, нәтиҗәлерәк, сыйфатлырак хезмәт итеп кенә көн күрә ала. Бу аның холкында. Моның өчен илдәге хакимиятнең нинди иҗтимагый-сәяси нигезләргә табынуы да мөһим түгел. Бу – татар халкының яшәү нигезе. Әнә шул затлы сыйфатларын үзенә җыйган Иргалине халкыбызның гадәти бер затлы вәкиле итеп карау да бик табигый. Аның кызы да фән кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

      Иргали образын тудырып, автор чын затлылыкка нинди генә шартларда да тузан кунмый дигән олы нәтиҗәгә килергә ярдәм итә. Мондый әсәр, әлбәттә, сиксәненче елларда гына языла ала иде. Тормышның үзендәге үзгәрешләрне һәрвакыт сизгер тоючы М. Хәсәнов беренчеләрдән булып узган гасыр китергән әнә шундый зур сынауларның кешеләр язмышына ясаган тәэсирен киң әдәби тукымада сурәтләп бирде. Шуңа күрә роман чорның олы яңалагы буларак кабул ителде. М. Хәсәнов мондый әсәр язуга бөтен язучылык тәҗрибәсе белән килде. Г. Ахуновның сүзләре рас килде. Ул, роман дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгәч, болай дигән иде: «Язгы аҗаган» моңарчы әдәбиятыбызның еллар сынавын узган күренекле әсәрләре янында торып калыр дип ышанып әйтә алабыз» (күрсәтелгән хезмәт).

      М. Хәсәнов, югары әзерлекле артист буларак, әдәби иҗатын театр сәнгате белән дә бәйләп алып барды. Аның тарафыннан иҗат ителгән «Нурихан», «Рамай» дигән әсәрләр шактый еллар Әлмәт дәүләт театры репертуарында урын алдылар. «Көя күбәләге», «Язмыш», «Фәрештә», «Гөлҗамал», «Яшь кияү» кебек әсәрләре дә байтак халык театрлары сәхнәләрендә куелды.

      М. Хәсәнов узган гасырның икенче яртысында

Скачать книгу