Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 11

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов

Скачать книгу

борчылмагыз. Мине беркем дә җәберли алмас. Теге зобаниларның да кулы күтәрелмәс… Илдә чыпчык үлми, диләр. Күрше-күлән дә бөтенләй үк ташлап бетермәс әле…

      Сабирҗан әнисен бүлде:

      – Мин дә, әни, Ходай кушып, калада берәр эш юнәтү белән, ярдәм итәргә тырышырмын…

      Саубуллашканда-хушлашканда вакыт дигән нәрсә тагын да кыскарган кебегрәк тоела. Гадәттә, иң кирәкле, иң әһәмиятле булып тоелган сүзләр әйтелмичә калучан була.

      – Миңа әллә ни кирәкмәс инде, балакай. Кәфенлек-фәлән юнәтә алсаң, шул бик җиткән…

      Карчык кабат тынып калды, көзән җыергандай тартышкан йөзен, яшьле күзләрен улына төбәде. Ә куллары, калтырана-калтырана, баласын сыйпыйлар иде.

      – Барыгыз… Барыгыз, балакайларым!.. – диде ул ахыр чиктә. – Хәерле сәгатьләрдә генә булсын инде. Син дә, Миңлегөл килен, бәхетле бул. Рәхмәтләр яусын үзеңә. Киленем булдың, кимсетмәдең. Җәбер-золым түгел, авыр сүз дә ишетмәдем үзеңнән… Рәхмәтләр яусын…

      Аерылыштылар…

      Бераз киткәч, Сабирҗан артына әйләнеп карады. Әнисе читән буенда япа-ялгыз басып калды, төнге караңгылыкта ул шәүлә-күләгә сыман гына булып шәйләнә иде.

      Берсеннән-берсе авыр уйлар биләп алды Сабирҗанның күңелен. Заманалар авыр. Кем белә, бәлки, тиз генә әйләнеп кайта да алмас. Кайтса да, әнисен күрә алмас… Кая инде ул күрү! Бәлки, каберен күрсәтүче дә табылмас…

      Һәм алар шулай, ирле-хатынлы янәшә атлап, кайдадыр алда тонык кына шыгырдаган арба артыннан адымнарын тизләттеләр.

* * *

      Түзәр чама калмаган иде инде.

      Һәр туган яңа көн нинди бәла китерер икән дип көтеп яшәү тәмам теңкәләренә тиеп йончыткан иде.

      Мондый хәл булды.

      Бер-беренә тиеп торган Олы Карагай белән Кече Карагай авылларында күп еллардан бирле мулла булып торучы Садыйк хәзрәтнең бертуган энесе Гаделша байның Гәрәйхан атлы бердәнбер улы бар. Буйга җитеп, тәмам егет булган Гәрәйханның Кече Карагайда яшәүче Мәүлет атлы урта хәлле бер кешенең кызы Миңлегөлгә күзе төште. Баштарак бер дә алай әллә ни булыр төсле түгел иде. Егет тә тыйнак кына йөрде. Юк-юкта берәрсе килеп, Мәүлет абзыйга болай ди торган иде: «Син, Мәүлетхан туган, кызың Миңлегөлне кызыл билле перәннек белән кәнфит кенә ашатып үстергәнсеңдер, ахры. Күләгәсе теге Гаделшаларның малаена бик тә инде якты булып күренгән, ди. Тирә-юньдә дан тоткан байлар белән кода-кодагый булып куймагаең!..» Андый сүзләргә Мәүлет агай: «Җәяүленең атлыга кайчан юлдаш булганы бар соң?» – дип кенә җибәрә иде.

      Егет егетлеген итте. Кайнар табигатьле булуы, кирелеге белән яманаты чыккан Гәрәйхан авылның куштан егетләре белән кыз тәрәзәсе яныннан берәр җыр ташлап киткәли торды:

      Асламчы килгән урамга,

      Аслык алыйм юрганга;

      Син җаныйны ала калсам,

      Куйлар суям туйларга…

      Кыз чыннан да сылуның сылуы. Гәүдәсен төз тотып, ак тула оек, кәвеш киеп, чулпыларын чыңлатып суга төшүләрен күргән кешеләр, соклануларын яшерә алмыйча, аның артыннан: «Кара,

Скачать книгу