Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 15
Читкә чыгып китүе дә алар уйлаганча җиңел булмады. Бар кадәр чүпрәк-чапракларын, иске-москыларын җыештырып, сәфәр чыгарга әзер дигәчтен дә әле пристаньга кадәр илтеп куярга ат таба алмыйча иза чиктеләр. Беркем дә атын бирергә теләмәде, һәркемнең «кичектергесез эше» табыла торды. Ә күрше Сәфәргали, алашасының лапас астында пошкырып торуына да карамастан: «Ат өйдә юк, күрше авылга өмәгә алып тордылар», – дип ялганлады. Аның каравы югары оч Әптери карт ачыктан-ачык әйтте: «Үпкәләмә, Сабирҗан энем… Үзең беләсең, без мужикның тормыш терәге – шул ат. Бирә алмыйм… Бигайбә!.. Ишеткәнсеңдер, Гәрәйхан «Кем дә кем шуларга атын бирә, актык тапкыр җигүен белеп торсын. Ул ат пристаньнан кире кайтмаячак» дип янаган, ди».
Шулай итеп, Сабирҗан авылдан ат таба алу өметен тәмам җуйды. Җәяүләп, кул арбасына гына төялеп чыгып китәр иде, шактый ерак, юл да начарланды. Аннары хәтәр дә…
Сабирҗанның урыс алпавыты урманында стрелок булып хезмәт итүче Гыйлаҗи исемле танышы бар иде. Яшьтәш булсалар да, Сабирҗан аны ихтирам белән Гыйлаҗи абзый дип йөртә. Туган авылында ат таба алмагач, Сабирҗан шуны күреп сөйләште.
– Ишеттем, ишеттем, Сабирҗан туган. Барысын да ишеттем, – диде стрелок. – Ә якын-тирәдә ат-фәлән таба алырмын дип уйлама да. Күреп торасың, барысы да Гаделша байның үчегүеннән куркалар. Беркемнең дә алар белән ачылышлы буласы килми. Кешене дә гаепләп булмый: бөтен тапкан-табынганнары шулардан. Ә шулай да башыңны имә. Ат табарга үзем ярдәм итәрмен. Әзерләнеп тор. Бүген йә иртәгә төнлә ат булыр… Тик кара аны, беркем дә сизмәсен. Югыйсә юлларга гына түгел, һәр сукмакка тозак куярлар. Шуны бел, Сабирҗан туган: үтереп ташласалар да, беркем дә яклап маташмас. Үтерерләр дә, күмеп тә куярлар. Син дип артыңнан йөрүче табылмас. Заманасы шундый. Заманасы… Ярар, хәзергә хуш! Төнгә ат көт…
Гыйлаҗи сүзендә торды. Нәкъ төн урталарында бакча артына җигүле ат килеп туктады. Һәм менә алар юлда…
Бая бакчалар артыннан караганда кырда онытылып калган чүмәләләргә охшап күренгән өй-каралтылар, тиздән томан эчендә эрегәндәй, әкренләп күздән югалды… Җанга якын газиз авыл, туып үскән авыл артта калды.
Туып үскән җирләрдән җанны әрнетеп, бәгырь кылларын өзеп чыгып китүләре җиңел булмады. Тик нишләмәк кирәк, туган җирне чабата табанына ияртеп алып китеп булмый икән!
Үр менделәр, тау төштеләр. Сөлекле елгасы аша салынган, искереп свайлары какшап беткән күперне дә кичтеләр.
Баралар да баралар…
Куе томан.
Зур үзәнлек башланды. Томан тагын да куера төште. Су эченнән барган кебек баралар.
Бераздан юл буйларында агачлар очраштыргалый башлады. Алар тавыш-тынсыз гына томан эченнән калкып чыгалар да яңадан томан пәрдәсе эчендә югалып калалар.