Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 16

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов

Скачать книгу

ничектер, капылт кына кире какмады, янчык белән кәгазьне кулына алды. Һәм алар туктап, сөзешергә җыенгандай, бер-берсенә маңгайларын терәшеп, тәмәке төрә калдылар. Кабызгач, яңадан кузгалдылар. Шул арада Миңлегөл, ир-ат белән янәшә барырга тартынып булса кирәк, олау алдына чыкты.

      Икәү генә калгач, Гыйлаҗи, сер әйткәндәй:

      – Кем, Сабирҗан туган, мин сезне бу юлдан җибәргәнгә гаҗәпләнмә, – диде. – Теге кара йөзләр куа чыгарга да күп сорамаслар. Бу юлдан киткәннәрдер дип беркемнең дә башына килмәс… – Ул әйберләр арасына утырган кыз баланы бары тик хәзер генә күргән кебек күтәренке тавыш белән элеп алды: – Кара!.. Кара әле, бу җылтыр күзне. Чыпчык баласы кебек посып утыруын гына күр син аның… Нихәл, үскәнем?! Тпру-у киттекме?.. Синең, кем, Сабирҗан, шундый дәү үскән кызың да бармыни инде? Балам бар дип, теге вакытта кайсы балаң өчен дип сиртмәлек агач сорап килгән идең соң син?

      Сабирҗан да көлеп куйды:

      – Шушы балам өчен инде, Гыйлаҗи абзый.

      – Кит инде! Менә бит, ә… Гомернең узуын гына күр әле син. Соң, яңа гына кебек иде ич. Әле дә булса хәтеремдә, кыз бала дигәч, кайгылы булмасын дип, каен кисмичә, миләш агачы биргән идем. Шулай үсеп тә җитте диген, ә!.. – Ул арба үрәчәсенә кулы белән тотынып, елмаеп, бала өстенә иелә төшеп сорап куйды: – Йә, чибәрем!.. Исемең ничек соң синең? Ә?.. Кара, кара, сөйләшә дә белми икән әле үзе. Дәшми. Ә-ә, телен йоткандыр ул…

      – Кызым! Ник абый белән сөйләшмисең? Әйбәт абый ич ул. Әйт инде исемеңне, – диде Сабирҗан.

      Бала кыяр-кыймас кына:

      – Бану, – диде.

      Гыйлаҗи аермачык итеп ишетә алмыйча калды, ахрысы, кызга таба сыңар колагын куеп, тагын да иелә төште:

      – Ничек, ничек?.. Бану диме?..

      – Гөлбану, ди.

      – Ә-ә!.. Гөлбану димени? Кара, исеме дә үзе кебек үк матур икән. Йә, Гөлбану кызым, урман ошыймы сиңа? Матурмы? Ә?.. Син аны әле менә җәй көне күрсәң иде. Ул бихисап чәчәкләр… Ул җиләк дисеңме! Ул кошлар сайрый, күкеләр кычкыра… Ә хәзер әнә агачлар яфрак коя. Көз җитте… Көз көз инде ул! Беләсеңме, Гөлбану кызым, кайчандыр урман гел яшел көе генә торган, ди. Агачлар бер дә саргаймаган, яфракларын да коймаганнар, ди. Ә урман эче тулы алтын каурыйлы кошлар очып йөргән, ди… – Стрелок тавышын үзгәртә төшеп дәвам итте: – Әмма көннәрнең берендә урманга усал кешеләр килгәннәр дә алтын каурыйлы кошларны күреп атканнар, ди. Урман өстенә шул кошларның каннары тамган, алтын-сары каурыйлары коелган, ди… Менә шуннан бирле урман һәр көз саен алтын-сары, кызгылт-сары төскә керә торган булып калган, ди…

      Гөлбану мылтык таккан бу сакаллы абзыйга кырын күзе белән генә карап алганнан соң түзмәде, нәни иреннәрен турсайта төшеп әйтә салды:

      – Әнә синең дә мылтыгың бар ич…

      Гыйлаҗи белән Сабирҗан көлеп җибәрделәр. Арба кырыеннан барган олаучы да, алда барган Миңлегөл дә ирексездән каерылып алар ягына күз салдылар.

      – Менә сөйләш син алар белән!.. – дип дәвам итте урман каравылчысы. – Хәзерге балалар туганда

Скачать книгу