Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 18
Миңлегөл дә яулык чите белән авызын каплап, тартынып кына сүзгә кушылды.
– Бик зур… бик зур рәхмәтләр яусын инде сиңа, Гыйлаҗи абзый! – дип өстәп куйды.
– Тыныч булыгыз! Сез әле яшьләр. Киләчәгегез алда. Башыгыз исән-сау булса югалмассыз… Әти мәрхүм, авылда бер бәрәкәт булса, кала җирендә кырык бәрәкәт, ди торган иде. Ярар, хуш иттек! Син, кем, Сабирҗан туган, фатир тапкалаганчы, әйткәнемчә, шул Нурмиларга туктап торырсың… – Аннары ул ат хуҗасына мөрәҗәгать итте: – Син, кем, бүген Матвейда кунарсың инде. Ә иртәгә, Ходай кушып юлыгыз уң булса, өйлә вакытларында пристаньга да барып җитәрсез. Анда инде Казанга!..
Юлчылар яңадан кузгалып киттеләр.
Барасы юллар озын. Озынлыгыннан да бигрәк билгесез, маяксыз. Билгесез юл хәтәр! Нәрсә көтә алда әлеге мосафирларны?
Олау, көзге яңгырлардан изрәгән юлга тирән эзләр сызып, һаман алга тәгәрәде. Моңарчы бөтен дөньяны туган авылы хәтле генә дип уйлаган Гөлбану өчен бу юл бик кызык, бик гыйбрәтле булды. Гүя бу юл Гөлбануга: «Менә, балакай, күр! Дөнья шундый зур ул, чиксез киң ул. Үр артында үр, офык артында офык…» – дип төшендерергә тели иде…
2
Менә алар пароходта инде. Кеше биеклегендәге галәмәт зур мичкәләр өстендә утырып баралар. Алар янында гына, бөтен пароходны дер селкетеп, биниһая зур көпчәкләр, ялтыравыклы машиналар әйләнә. Гөлбану, мичкә өстенә басып, югарыдагы машина мае катыш җылы һава бөркелгән тар тәрәзәдән хәйран булып шул машиналарга карап бара.
Аннары әтисе белән бергә пароходны йөреп чыктылар. Ай-һай зур икән ул пароход дигән нәрсә. Үзе биек, ике катлы. Тик алар өске катка менмәделәр, әтисе: «Анда керергә ярамый, кызым. Анда байлар гына бара…» – диде.
Хәер, өске катка күтәрелмәсәләр дә, пароходның кызыклы урыннары болай да күп икән. Түбәндә, аларның аяк астында гына су шаулый, сикереп кайнап тора. Пароходның урта бер җирендә, аста, канатлары белән шапы-шопы суга бәрә-бәрә, иләмсез зур көпчәк әйләнә. Шул тәгәрмәчкә озак карап торгач, Гөлбануның башы да әйләнә башлады.
Әнә бик-бик киң елга, әнә яшькелт сызык кына булып яр буйлары күренә. Якыннан гына гудок биреп башка пароходлар узып китә. Пароходтан калышмыйча кычкырына-кычкырына, акчарлаклар оча…
Шулвакыт кемдер «Тиздән Казан» дигән хәбәр салды. Кешеләр, ыгы-зыгы килеп, әйберләрен җыя, әзерләнә башладылар.
Тик Гөлбануның әтисе белән әнисе генә, вакытсызрак төшелә икән, дип көрсенеп куйдылар.
Аның каравы Гөлбану куанып бетә алмады. Казанны тизрәк күрәсе килә иде аның.
Казан!..
Гаҗәп тә түгел. Гөлбануның бит инде авылда вакытта ук Казан турында күп тапкырлар ишеткәләгәне бар. «Теге яки бу кеше Казанда булган икән, фәлән кеше Казан кадәр Казанга барырга җыена икән» дигән сүзләрен еш ишетергә туры килде аңа. Әйтерсең лә Казанда булу