Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 44

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов

Скачать книгу

ашъяулыкка төргән зур гына бер төенчек алып чыкты. Өстәл янындагы буш урындыкларның берсенә куеп, төенчеген актара башлады. Иң элек тире бияләй эченә бастырып утырткан ярты литрлы ак аракы чыгарып өстәлгә куйды. Аннары инде каклаган каз, камыт бөяте кадәрле казылык, атланмай һәм берничә төрле таба ашлары өстәл өстенә өелде.

      Хәрәкәтләре ипле, төгәл иде Җәүһәриянең. Менә ул, ярым бушап калган төенчеген бер читкә алып куйды да:

      – Чак кына сабыр итегез, хәзер мин сезгә берәр таба казылык булса да кыздырып бирим. Эчегезгә җылы керер, – дип, җил-җил килеп, янә кече якка чыгып китте.

      Күп тә үтмәде, теге як бүлмәдән табада май чыжылдавы ишетелә, ашказанын котыртып, тәмле исләр дә килә башлады.

      Җәүһәрия тагын түргә узды, сөйләнгәләп, өстәл тирәсендә мәш килде, нәрсәләрдер турады, чак кына җылынсын дип, өстәл өстенә кую белән томаланып-парланып киткән яртыны да кече якка алып чыгып китте.

      Шунысы гаҗәп, Җәүһәриягә карап соклануым торган саен арта барды. Төсе-кыяфәте, йөреш-торышы, сөйләшү рәвешләре – барысы да килешле иде аның. Ходай Тәгалә бер бирсә бирә ул дип, хәтта Таҗиның бәхетенә кызыгып та куйдым. Әнә ул табын башында авызын җыя алмыйча утыра. Башы түшәмгә тигән аның. Кулларын угалап, сөйләнеп алгандай итте.

      – Болай булгач, Фәйзи туган, бу инде пир на весь мир була… – Табындагы нигъмәт-ризыкларны минем алга этебрәк куйды. – Менә бит, ә!..

      Бераздан табын бөтенләй түгәрәкләнде. Урта бер җиргә чыжылдап торган зур гына таба куелды.

      – Ягез, җәмәгать!.. – диде Җәүһәрия, һаман да кояш кебек балкып. – Әйдәгез, җитешегез. Кем әйтмешли, хәзинәдә бары.

      Табын яны җанланып, бермәлгә гөрләп торды. Беренче тостларны очрашу, дуслашу, хәтта туганлашу хөрмәтенә күтәрдек. Бераз капкалап, карынны чак кына ялгап алгач, дөнья хәлләре турында да сүз куертыр халәткә килдек.

      Таҗи үзенең туган энесе белән кызыксынды.

      – Әйбәт кенә эшләп ята, – диде хатыны. – Бик күп итеп сәлам әйтергә кушты.

      – Һаман шундамы?

      – Шунда. Хәзергә әле район үзәгендә эшләп йөриләр. Тракторларына ремонт ясыйлар. Кайтса да шул, мунча кереп, өс-башын алыштырырга гына кайта.

      – Ә укуы? Кичке мәктәпкә язылган иде түгелме соң?

      – Укуын да ташларга уйламый.

      – Һади шулай үстемени инде? – Бу сорауны мин бирдем.

      – Үсте генәме соң! Типсә тимер, басса бакыр өзәрдәй егет ул хәзер. – Җәүһәрия, кинәт тигез тешләрен күрсәтеп, мөлаем гына елмаеп алды да өстәп куйды. – Чын әгәр! Хәтта җан көйдергече дә бар…

      Җәүһәрия хәбәрдар дип уйлап, сүз уңаенда үземнең җан дустым Гази турында да сорашасым килә иде. Телем кычытса да, бу турыда Таҗиның сүз куертырга теләмәвен исемә төшереп, тыелып кала бирдем. Шулай да түземлегем җитмәде, җае туры килү белән: «Газидан ул-бу хәбәр юкмы соң?» – дип, күп нәрсәне белгән кеше сыман сорап куйдым.

      Искәрмәстән бирелгән

Скачать книгу